ИГЕНЧЕ
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь 2022, 14:15

Әтиләр – илнең терәге, гаиләнең йөрәге

Алтын көз җитү белән Әниләр көнен бәйрәм итүгә күнектек инде, аны көтеп алабыз. Ә менә гаилә терәге – әтиләргә багышланган рәсми дата календарьдә күптән түгел генә барлыкка килде.

Әтиләр – илнең  терәге, гаиләнең йөрәге
Әтиләр – илнең терәге, гаиләнең йөрәге

2021 елның 4 октябрендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин шушы айның өченче якшәмбесендә Әтиләр көне үткәрү турындагы Указга кул куйды.
Димәк, гаилә бәйрәме тулыланды, дисәк тә була: октябрь аенда хәзер әниләрне генә түгел, газиз әтиләрне дә кадер-хөрмәткә төрәбез.
Истәлекле дата уңаеннан Чакмагыш беренче урта мәктәбендә күркәм чаралар оештырылды.
Бәйрәм алдыннан 5 “б” сыйныфы укучылары мәктәп директоры урынбасары Ирина Риф кызы Гыйләҗева, район Советы депутаты Резеда Зәкәрия кызы Ильясова җитәкчелеге астында “Газпром-Газораспределение Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалына сәяхәт ясады. Укучылар һөнәр үзенчәлекләре белән танышты, истәлекләргә һәм кечкенә бүләкләргә сөенеп кайтты.
5 “в” сыйныфы укучылары да сыйныташларының әтисе – Владимир Сәяховның эш урыны – Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесенә барып, уңай тәэссоратлар алып кайтты.
Бәйрәмгә багышланган чаралар кысаларында шулай ук ГТО нормативларын тапшыру фестивале үткәрелде. 6 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре, ике командага бүленеп, җитезлектә көч сынашты. Ярыш булгач, җиңүчесе дә була. Нәтиҗәләр буенча Сафиннар гаиләсе (6 “б”) беренчелекне яулады, Гыйрфановлар (6 “а”) белән Зәкәриевлар гаиләсе (6 “б”) икенче урынга чыктылар, Гыйльметдиновлар белән Хафизовлар (6 “а”), Кәримовлар (6 “в”) гаиләләре өченче урыннарны бүлеште.
Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова җитәкләгән 1 “в” сыйныф укучылары исә бәйрәм уңаеннан интеллектуаль спортта көч сынашты. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Үсеш ноктасы” үзәгендә “Әти белән шахмат уйныйм” дип аталган гаилә бәйрәме үткәрелде. Анда күп балалы гаилә башлыклары катнашты. Игорь Вәлиев, Владимир Малышев, Азат Габдрәкыйпов акыл һәм зирәклектә көч сынашырга балалары белән шахмат өстәле артына утырды.
Җылы һәм дустанә мохиттә үткән чара һәркемгә аралашу шатлыгы, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм бүләк итте.
Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Риф кызы Гыйләҗева әтиләрне якынлашып килгән бәйрәм белән тәбрикләп, чарада актив катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: