ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь 2022, 11:15

Ярышлар чын мәгънәсендә спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде

Кичә, 16 октябрдә, Чакмагыш  гимназиясендә “Сәламәт буын – көчле төбәк” проекты чикләрендә 1 сыйныфлар өчен “Күңелле стартлар” дигән спорт бәйрәме үткәрелде.

Ярышлар чын мәгънәсендә спорт һәм сәламәтлек   бәйрәменә әверелде
Ярышлар чын мәгънәсендә спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде

Стартка  1А һәм 1Г сыйныфлары чыкты. Чара башланыр алдыннан чарада катнашучыларны физик культура укытучысы Ревенер Вил улы Әхмәтов сәламләде. Ул ярышларның башлануын игълан итте һәм һәммәсенә дә уңышлар теләде. Командалар төрле хәрәкәтчән,  күңелле конкурсларда катнашып,  үзләренең спорттагы осталыкларын,  командада эшли белүләрен күрсәттеләр.

Бу көнне әлеге уку йортының физик күнекмәләр үткәрү урыны булган   зал спорт белән дус укучыларның  шат авазларына күмелде һәм  чара  чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш гимназиясенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: