Гәзит-жуналларга язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара. Ташламалы хаклар белән язылу мөмкинлеге булган ункөнлектә байтак райондашларыбыз арзанрак бәягә гәзитебезгә язылып калды. Бүген, 16 декабрьдә, редакциядә киләсе елга матбугат басмаларына язылу кампаниясе чикләрендә район гәзите әбүнәчеләре арасында дүртенче тапкыр бүләкләр уйнатылды. “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты тарафыннан бүленгән призларга бу юлы 112 гәзит укучыбыз дәгъва итте. Аларның булачак ияләрен район үзәгендә яшәүче гәзит укучыбыз Гайнетдин Сайгетдинов билгеләде. Отыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә булды:
Яңа Балтач авылының Тукай урамындагы 24 йортта яшәүче К.Васиков;
Таскаклы авылы, З.Вахитов урамы, 3/2 йорт хуҗасы Х.Ханнанов;
Чакмагыш авылының Свобода урамындагы 36нчы йортта гомер итүче И.Хөсәенов;
Игенче авылының Лесная урамы, 3 санлы йорт хуҗабикәсе Е.Кадраева;
район үзәгенең Трактор урамы, 133 йорт адресы буенча яшәүче З.Солтангәрәева;
Чакмагышның Юбилейная урамы, 38нче йорт адресы буенча гомер итүче Р.Сәлимова;
район үзәгенең Солнечная урамындагы 33 йорт хуҗасы Р.Вәлиуллин.
Бу әбүнәчеләребез тиз арада үз бүләкләрен килеп алыр дип көтәбез. Редакциягә килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН таныклыгын да онытмасагыз иде.