ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 март 2020, 18:45

Иҗади уңышлар һәрчак юлдаш булсын!

Бүген, 25 мартта, Русиядә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Бүген, 25 мартта, Русиядә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнә. Сәхнә осталарының төп бурычы – кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларны үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету. Мәдәният өлкәсе матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул – күңел кушуы, талант, матурлык өлкәсе. Бу өлкәдә эшләгән кешеләрнең максаты – халыкның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү, мәдәният йортында төрле бәйрәм кичәләре, мәдәни чаралар оештыру. Минемчә, мәдәният – ул иҗади мөмкинлекләр ачу һәм аралашу мәйданы. Мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән барлык бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә үткәрелә. Бу шат һәм мөлаем кешеләр безгә бәйрәм кәефе тудыра, авыр минутларда ярдәм итеп, шатлык һәм бәхет хисе бүләк итә. Шәхси вакыты белән исәпләшмичә, алар ел әйләнәсенә безнең белән. Мәдәният хезмәткәрләре үз иҗаты белән кешеләр йөрәгендә шатлык кабыза, бәйрәм кәефе тудыра һәм гадәти дөньяда матурлыкны күрергә ярдәм итә. Сәнгатькә тугры хезмәт итеп, үз талантларны һәм осталыкларын бүләк итеп, тормышыбызга илһам алып килә.
Районыбызда шушы мөһим бурычларны тайпылышсыз башкаручы үз эшенең чын осталары күп булу горурлык хисе өсти. Аларга һәрвакыт иҗади уңышлар, бәхет-шатлыклар гына юлдаш булсын иде.
Читайте нас: