Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәр көнне районыбызда йогышлы чирләрне профилактикалау буенча эшче төркем әгъзалары белән киңәшмәләр үткәреп, аларда районыбызда бу җәһәттән күрелүче чаралар үтәлеше тикшерелә. Илебез һәм республика җитәкчелеге тарафыннан игълан ителгән барлык саклык чаралары да бездә тайпылышсыз үтәлә: кешеләр күпләп туплана торган чаралар вакытлыча туктатылып торыла, чит илләрдән һәм башка төбәкләрдән кайтучылар аерым игътибарга алынып, чикләү режимына күчерелә, тормыш-көнкүреш иминлеген тәэмин итүче хезмәтләрдән тыш, башкалары бер атналык түләүле ялга җибәрелде, күп кенә учреждениеларда карантин режимы кертелде, сәүдә үзәкләрендә тәү кирәк-яраклар белән сату итүчеләр генә калдырылды, өлкән яшьтәгеләр, хроник чирлеләр, иммунитетлары какшаган райондашларга кеше арасына чыгып йөрүдән тыелып торырга киңәш ителде. Гомумән, бу атна барышында һәммәсенә дә күбрәк өйдә калуны өстен күрү комачаулык итмәс. Шул ук вакытта интернет челтәрләрендә, халык арасында һәртөрле юк-бар хәбәрләр (фейклар), имеш-мимешләргә дә ышанмаска чакырабыз. Рәсми матбугат чараларында, дәүләт учреждениеләре сайтларындагы хәбәрләр һәм белдерүләр иң дөрес икәнлеген хәтердән чыгармагыз. Вируслы йогышлы һәммә чирләрдән саклануның иң отышлы юлы – халык күп җыелучы чаралардан читләшү, күбрәк өйдә утыру һәм дәүләт власте органнары, табиблар киңәшләрен тайпылышсыз үтәү. Кабатлап белдерәбез: күрелүче барлык чаралар да, ничек кенә уңайсызлыклар тудырмасын, райондашларыбыз иминлеге өчен һәм без аларны тайпылышсыз үтәгәндә генә төрле хәвефхәтәргә каршы тора алачакбыз.