ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 апрель 2020, 11:45

Җылы сүз белән дә, файдалы эш белән дә

Югары әзерлек режимы игълан ителгәч тә, тоташ ил буенча пандемия шартларында коронавирус йоктыру ихтималы югары булган кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлык штаблары эшли башлады. Көн саен бу акциягә кушылучылар саны артканнан-арта. Бу игелекле эштән китапханәчеләр дә читтә калмады.

Югары әзерлек режимы игълан ителгәч тә, тоташ ил буенча пандемия шартларында коронавирус йоктыру ихтималы югары булган кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлык штаблары эшли башлады. Көн саен бу акциягә кушылучылар саны артканнан-арта. Бу игелекле эштән китапханәчеләр дә читтә калмады. Социаль фәннәр онлайн-университетының курсларын үтеп, ирекмәннәр ватандашларның сәламәтлеге һәм иминлеге турында хәстәрлек күрү турында белемнәрен камилләштерделәр.
Тәү чиратта өлкән яшьтәге һәм хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикле булган, изоляциядәге, башка шәһәр һәм төбәкләрдән килгән кешеләргә ярдәм күрсәтелә. Шулай ук китапханәче-волонтерлар авыр тормыш хәлендә калгән гаиләләргә дә ярдәм итә. “Безнең янәшәдә генә хәвеф төркеменә караган һәм шуңа да урамга чыга алмаган кешеләрнең күп булуы турында белүе авыр. Шунда ук үзеңне, якыннарыңны аларның хәленә куеп карыйсың. Һәм шуннан соң кеше бәласеннән читтә кала алмыйсың”, – дип үз ирекмәнлек эшчәнлеге турында сөйләде китапханәчеләрнең берсе.
Волонтерлар эшчәнлеге атна уртасында да, ялларда да, тукталып тормый. Ярдәм сорап шалтыручылардан хәбәр килү белән ярдәмгә ашыга алар, таләп ителгән азык-төлек, дарулар, көндәлек кирәк-яракларны йортларга китереп тапшыра. Якшәмбе көнне дә Тынычлык урамында яшәүче өлкән яшьтәге апаның үтенече буенча ул сораган әйберләрне илтеп килде китапханәчеләр.
Читайте нас: