ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 Май 2020, 12:11

Ташламалы хакка язылып калырга ашыгыгыз

Хөрмәтле әбүнәчеләребез! 1 июньнән республикада гәзит-журналларга ташламалы хаклар буенча язылырга мөмкинлек биргән ункөнлек игълан ителә. Ул 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк

Шушы уңайлы форсаттан файдаланып, үзегез яратып укыган матбугат басмаларын шактый арзанрак хакка өйгә алдыру хәстәрен күрергә ашыксагыз иде, дип исегезгә төшерәбез. Бу көннәрдә почта бүлекчәләрендә, почтальоннарда һәм редакциягә килеп, районыбызның “Игенче” гәзитенә язылу турындагы квитанцияне 815, 22 сум түләп тутырырга була. Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән 1, 2 төркем инвалидлыкка ия булган якташлар өчен язылу хакы 728,82 сум күләмендә билгеләнгән. Оешма-предприятиеләр өчен ул 779,22 сум була. “Игенче” гәзитенең электрон вариантына rbsmi.ru сайты аша язылучыларга бу ташламадан файдалану өчен ДЕКАДА2 2020 промокодын язырга кирәк булачак. Мондый отышлы мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, шактый арзанрак хакка язылып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле гәзит укучылар.


Читайте нас: