ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 июнь 2020, 16:32

Яхшы зәвык матурлык аша тәрбияләнә

Республикада игълан ителгән Торак пунктлар эстетикасы елы чикләрендә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә байтак эшләр башкарыла

Әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү мәктәп тормышында зур әһәмияткә ия. Чөнки мәктәп ул – безнең икенче туган йортыбыз, без аны бик яратабыз һәм аны эчтән генә түгел, тышкы күренешен да матур итеп күрергә телибез. Балаларга монда психологик яктан да, физик яктан да уңайлы булырга тиеш. Һәр ягын җентекле уйлап, мәктәп яны участогын балалар уйнарга һәм ял итәргә ярата торган урын итеп кенә түгел, ә менә дигән белем алу һәм фикерләү сәләтен үстерү мәйданы итеп тә үзгәртеп була. Нәкъ менә шушы максатта Чакмагыш беренче урта мәктәбе территориясендә мәктәп яны участогын төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Бөек гуманистлар: “Матурлык дөньяны коткарыр”, – дигән. Бар яклап та камил шәхесне тирә-якта бар да матур булганда тәрбияләләп була. Республикада Торак пунктлар эстетикасы елы дип игълан ителгән агымдагы елда бу аеруча мөһим. “Эстетика “ сүзе заманча яңгырашта матурлык дигәнне аңлата. Без һәр белем учагының аны башкалардан аерып тора торган үз йөзе, үз имиджы булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Шуңа да мәктәп яны участогының бер өлешен “Кантри” стилендә бизәргә булдык. Монда көн саен эш кайный. Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре үсентеләр, агач-куаклар утырталар, чәчкә түтәлләре ясыйлар. Бер дә юктан гына мәктәбебез иртә яздан кара көзгә кадәр яшеллеккә һәм чәчкәләргә күмелеп утырмый! Күптән түгел монда кое “казылды”. Шушы көннәрдә декоратив арба урнаштырылды. Ул мәктәп яны участогын бизәп кенә калмый, анда үсеп утырачак чәчәкләре белән бизәлеп, мәйданчык дизайнына кабатланмас үзенчәлек өстәде. Бу эштә укытучылар дизайнерлар ролендә иҗади сәләт-осталыкларын дәлилләделәр. Әлбәттә, алда әле байтак башкарасы эшләр бар. Әмма без мәктәбебез күренеше зәвыклы, югары эстетикалы булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Чөнки нәкъ менә шушы гамәлләребез укучыларда матурлыкны күрә белү һәм югары зәвык хисләрен тәрбияли. “Без мәктәбебезнең матур, чәчәк түтәлләре көзгә кадәр карашларны иркәләп, сөенеч бүләк итүен телибез, – ди бу хакта уку йорты директоры А.Р.Бикмөхәммәтов. – Әмма иң мөһиме – безнең бу эшебез үзебезне генә түгел, районда яшәүче барлык якташларны да сөендерсен иде”. Әлбәттә, бу территорияне тәртиптә тоту даими игътибар һәм пөхтәлек таләп итә. Шуңа да уку йортыбыз коллективы үз куллары белән булдырган матурлыкны саклауга бар тырышлыгын юнәлтәчәк.



Вероника Дәүләтова, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.


Читайте нас: