ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июнь 2020, 13:55

Керсез антларына тугры калып

Район мәдәният йортында Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан хөрмәтләү тантанасы үтте

Һәр ел июнь аеның өченче яшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләнеп үтелә. Районыбыз халкы сәламәтлеге сагында көн-төн фидакарьлек өлгеләре күрсәтүчеләрне данлау һәм хөрмәтләү йөзеннән район мәдәният йортында тантаналы кичә үтте. Чараны ачып, медицина хезмәт кәрләренә иң ихлас котлау сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев мөрәҗәгать итте. Ул төрле буын һөнәр ияләренең фидакарьлегенең әһәмиятлелеген билгеләп үтте, бигрәктә быел, дөньякүләм коронавирус пандемиясе шартларында чирнең районыбызда таралуын чикләү хакына чын каһарманлык өлгеләре күрсәтүче табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, хезмәтләндерү персоналының олы хезмәтен мактап телгә алды, изге Гиппократ антына тугрылык саклаган медикларыбызның барысынада уңышлар теләп, бер төркеменә бүләкләр тапшырды. Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен район үзәк дәваханәсенең участок табибә педиатры Эльвира Венер кызы Гыйләҗева Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына, функциональ диагностика табибәләре Рәсимә Гыйльметдин кызы Әхмә това белән Лилия Фарси кызы Фазлыйәхмәтова, Иске Калмаш авылы табиблык амбулаториясенең шәфкать туташы Илүсә Зөфәр кызы Мөхтәсимова күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе, чирлеләрне кабул итү бүлекчәсе шәфкать туташы Олия Хәлим кызы Ихсанова Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Яңа коронавирус инфекцияле чирлеләрне дәвалау, тиешле медицина ярдәме күрсәтүдәге актив эшчәнлекләре өчен участок табибә терапевты Виктория Фәһим кызы Нәгыймова белән участок шәфкать туташы Гөлшат Мансур кызы Низамова муниципаль районның Почет грамоталарына, табибә терапевт, КЭР кабинеты мөдире Эльза Альберт кызы Мусина, терапия бүлегенең пост шәфкать туташы Гүзәл Кадим кызы Зарипова, табиб эпидемиолог ярдәмчесе Айгөл Рәзил кызы Казаева, Иске Калмаштагы провизор госпиталенең пост шәфкать туташлары Лилия Фәррах кызы Хаҗиева, Гөлназ Туктаполот кызы Макулова, Лилия Радик кызы Кашаева, Гөлназ Риф кызы Фазлыйәхмәтова муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларына ия булды. Артабан Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина депутатның котлау сүзләрен җиткерде һәм дәваханәнең хирургия бүлеге мөдире Илгиз Мәгънәви улы Ваһаповка, хирург Айвар Айрат улы Баяновка, участок табибә терапевты Динара Альберт кызы За каринага, педиатрия бүлеге мөдире – табибә педиатр Лена Риф кызы Мөхетдиновага, Юмаш авылы табиблык амбулаториясе фельдшеры Ираида Геннадьевна Федоровага Рәхмәт хатларын тапшырды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, әлеге югары дәүләт органының сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы, җаваплыгыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов коллегаларына иң ихлас котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде һәм район үзәк дәваханәсе хирургы Азат Рамил улы Бикмөхәммәтовны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Почет грамотасы, оештыру методика кабинеты мөдире, табиб статист Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаровны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәи сенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде, чирлеләрне кабул итү бүлегенең шәфкать туташы Ирина Илдус кызы Мадияровага, рентгенолаборант Гөлназ Борис кызы Миңнеәхмәтовага, Тамьян фельд шер акушерлык пункты фельдшеры Гүзәлия Нәгыйм кызы Камаловага Рәхмәт хатларын тапшырды. Җаваплылыгы чикләнгән “Идел” җәмгыяте директоры, “Рәхмәт, доктор” шәфкатьлелек фонды директоры Ришат Дамир улы Арслановта ихлас тәбрик сүзләре белән иң изге котлауларына кушып, терапия бүлеге мөдире, табибә терапевт Лена Мөхәммәт кызы Мөхәммәдиевага, акушер гинеколог Миләүшә Ринат кызы Исламовага, Иске Калмаш табиблык амбулаториясе хезмәт кәрләре – акушерка Гөлназ Борис кызы Макуловага, шәфкать туташы Гөлнара Рафаил кызы Хәсәновага, җыештыручылар Гөлшат Алег кызы Хәнәфина белән Неля Мидхәт кызы Дилмөхәммәтовага, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү фельдшеры Раушания Риф кызы Гайна новага, водитель Эдуард Мират улы Хисаевка Рәхмәт хатларын тапшырды. Коллегаларына шулай ук котлау сүзләре һәм иң изге теләкләр белән район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова да мөрәҗәгать итте. Көн дими, төн дими вазыйфа бурычларын намуслы башкарган барлык медицина хезмәткәрләренә, хөрмәтле тармак ветераннарына изге теләкләр аларның үтә мөһим һәм кирәкле хезмәтләренең әһәмиятлелеге дәлиле булып яңгырады.
Район мәдәният йорты хезмәт кәрләре Гөлназ Сәлимова, Гүзәл Хәйруллина, Ривенер Гобәев, Фидан Бикмурзин, Руслан Әбдиев, Ләйсән Каррамова, Фидан Сәхибгәрәев һәм “Ядкарь” вокал төркеме матур җырлар яңгыратты, “Асылъяр” халык бию ансамбле дәртле биюләр күр сәтте. Чараны Денис Мансуров алып барды. Берничә сәгать күңелле ял минутларыннан соң барлык медицина хезмәткәрләре эш урынна рына юнәлде. Алда тагын район дашларыбыз иминлеге хакына тәүлек әйләнәсе фидакарь хезмәт вахтасы дәвам итә. Барлык табиб табибәләргә, фельдшерлар һәм шәфкать туташларына, лаборатория һәм хезмәтләндерү персоналына – һәммәсенә дә яңадан яңа хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.
Читайте нас: