Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 сентябрь , 19:41

Өлкәннәр илдәге тотрыклылык өчен тавыш бирә

“Елларыбыз имин, илләребез тыныч, өстәлләребездә икмәк булсын, хөкүмәт мул итеп пенсияне бирсен, үзебезгә дә, балаларыбызга да җитеш тормышта яшәргә насыйп итсен дигән теләкләр белән депутатлар сайларга килдем бүген клубка”, – ди Байбулат авылындагы 3273 санлы сайлау участогы исемлегендә теркәлгән хөрмәтле өлкәннәрнең берсе – 82 яшьлек Фәрәзинә апа Корбанова. “Бик актив апа ул, сайлауларда ел да катнаша, бер вакытта да битараф булып калмый”, – ди аның турында комиссия рәисе Әдибә Әхмәтхан кызы Гарифуллина һәм комиссия әгъзалары. Фәрәзинә апаның әйткәннәренә аның чордашы, яшьтәше Зәкия апа Касыймова белән шушы ук авылда гомер итүче Тәскирә апа Бәдретдинова да кушыла. #Выборы2021#БашВыбор#Башкортостан#Чекмагуш#УИК3273

Өлкәннәр илдәге тотрыклылык өчен тавыш бирә
  • “Елларыбыз имин, илләребез тыныч, өстәлләребездә икмәк булсын, хөкүмәт мул итеп пенсияне бирсен, үзебезгә дә, балаларыбызга да җитеш тормышта яшәргә насыйп итсен дигән теләкләр белән депутатлар сайларга килдем бүген клубка”, – ди Байбулат авылындагы 3273 санлы сайлау участогы исемлегендә теркәлгән хөрмәтле өлкәннәрнең берсе – 82 яшьлек Фәрәзинә апа Корбанова. “Бик актив апа ул, сайлауларда ел да катнаша, бер вакытта да битараф булып калмый”, – ди аның турында комиссия рәисе Әдибә Әхмәтхан кызы Гарифуллина һәм комиссия әгъзалары. Фәрәзинә апаның әйткәннәренә аның чордашы, яшьтәше Зәкия апа Касыймова белән шушы ук авылда гомер итүче Тәскирә апа Бәдретдинова да кушыла.
    Әйткәндәй, Байбулат авылында яшәүче сайлаучылар арасында өлкәннәр аеруча активлыгы белән аерылып тора. Һава шартларының бик ук уңай булмавына карамастан, йортларына чакыртып түгел, үзләре килеп тавыш бирүне, авылдашлары белән күрешеп, хәл-әхвәл белешүне хуп күрә.
    Дәүләт Думасына сайлаулар үткән өч көн дәвамында биредә Байбулат, Яңа Тайняш авылларында гомер итүче 174 кеше үз гражданлык хокукын тормышка ашырыр дип көтелә. Алар арасында быел беренче тапкыр сайлаучы сыйфатында участокка килүче ике яшь кеше бар. Быелгы сайлауларны ачып, иң беренче бюллетеньнәрне алучы Ридек Хәкимов булган.
    Без анда барган 18 сентябрьнең төш вакытына сайлаучыларның 80ннән артыгы үзләре лаеклы дип санаган кандидатлар өчен тавыш биргән иде. Комиссия әгъзалары көннең икенче өлешендә Яңа Тайняш авылына, йортларына килеп сайлатуны үтенгән 11 кешенең мөрәҗәгатен үтәргә баруы турында да әйттеләр биредә. Участокта Роспотребнадзор тарафыннан гамәлгә кертелгән санитар-гигиена таләпләрен төгәл үтәүгә дә тиешле игътибар бирелә.
    Хөрмәтле өлкән апалар теләгәнчә, Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясе югары оешканлык белән үтеп, киләчәктә дә илләребез тыныч, имин булсын дигән уйлар белән кайтыр юлга кузгалдык.

    #Выборы2021
    #БашВыбор
    #Башкортостан
    #Чекмагуш
    #УИК3273
  •  
     
Автор:Рәзилә Арсланова