ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 сентябрь 2021, 16:12

Яхшылыгыгыз игелек булып әйләнеп кайтсын, дип телибез

Мин Рапат авылында 60 елдан артык гомер итәм. Монда тудым, монда үстем, 36 ел авыл китапханәсендә хезмәт салдым. Гомерлек ярымны табып, ике ул үстердек, оныкларыбызга шатланып яшибез. Туганнарыбыз – ярты авыл. Рапатымны яратам, кешеләрен бик тә хөрмәт итәм. Авылыбызда булган һәр уңай үзгәрешкә шатланып яшим.

Яхшылыгыгыз игелек булып әйләнеп кайтсын, дип телибез
Яхшылыгыгыз игелек булып әйләнеп кайтсын, дип телибез

Мин Рапат авылында 60 елдан артык гомер итәм. Монда тудым, монда үстем, 36 ел авыл китапханәсендә хезмәт салдым. Гомерлек ярымны табып, ике ул үстердек, оныкларыбызга шатланып яшибез. Туганнарыбыз – ярты авыл. Рапатымны яратам, кешеләрен бик тә хөрмәт итәм. Авылыбызда булган һәр уңай үзгәрешкә шатланып яшим. Халыкка яшәү өчен бөтен уңайлыклар да бар бездә: балалар бакчасы, мәктәп авылның киләчәге өметле икәнен дәлилли. Матур эшләре белән данлы Илфак Смаков исемен йөрткән ике катлы мәдәният йорты, модельле китапханә, магазин, элемтә бүлекчәсе, саклык банкы филиалы, фельдшер-акушерлык пункты, авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләүче авылдашлар, мал белән тулы фермаларыбыз һәм башкаларга сөенеп яшибез. Күңелле һәм файдалы ял итү өчен төрле спорт инвентарьлары урнаштырылган ял паркы, авылдашыбыз Рөстәм Нәбиев бүләк иткән спорт җиһазлары булган сәламәтлекне ныгыту бүлмәсенә яшьләр теләп йөриләр, ял итәләр. Ә инде язмамны җаваплылыгы  чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовка рәхмәт сүзләре белән дәвам итәсем килә. Аның авыр эшендә уңышлар, үзенә сәламәтлек телим. Ни өчен, дисезме? Безнең Салават урамында яхшы юл булмады. Үз гомеребездә май айлары башына кадәр аягыбыздан резина итек, галош төшмәде, балаларыбыз кышын кар , язын-көзен пычрак ерып укырга йөреп үстеләр, күперебез турында сүз алып барасы да түгел иде. Менә шул урамда күптән түгел аэродром плитасыннан юл төзелеп бетте. Хәтта ышануы да кыен, әмма бу чын! Авылның үзәк урамына кадәр юл асфальт түшәлеп дәвам ителгән. Күперебез дә ныклы хәзер. Шушы зур эшләрне башкаруда катнашкан кешеләрнең барысына да иң зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. “Кайда соң яшь чаклар да, үкчәле туфлиләр?”, – дип уфтанып та куябыз. Хәзер өлкәннәр аякларына ап-ак оекбаш белән ялтырап торган галошлар, матур туфлиләр киеп тә йөри алалар. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән балаларын әти-әниләре капка төбендә каршы алалар, шатланып озатып калалар. Ял көннәре җитсә, һәр капка төбендә берничә машина күрәбез. Урам гөрләп тора. Кичләрен урамыбызда баганаларда утлар яна. Кешеләрнең яхшы яшәвен кайгырту шушы түгел мени? Муниципаль район хакимиятенең даими рәвештә хәстәрләп торуы, хуҗалык җитәкчесе Вадим Васильевичның яшәгән җиребезне матурлау, уңайлы итү өчен олы ярдәм күрсәтүен чын күңелдән шәфкатьлелек кылу, дип кабул итәбез. “Яхшылык җирдә ятмый”, — дигән борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул – безнең игелекле эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-берсенә карата рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны матди байлыкка омтылу яулап алган, күп кешеләрнең уйлары, эшләре белән акча идарә итә, яхшылык, игелеклелек, шәфкатьлелеккә урын юк кебек. Әмма байлык була да бетә, ә кылган игелекләр күңелдә, йөрәктә кала һәм һәрвакыт игелек, изгелек булып әйләнеп кайта.

Автор:Лена Латыйпова, Рапат авылының Совет урамында яшәүче хаклы ялдагы китапханәче.
Читайте нас: