+23 °С
Ачык
Муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясен профилактикалау, бу җәһәттән районда күзәтелгән хәлләр һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча чираттагы брифинг үтте.
Аны хакимият башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды. Брифингта район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Айгөл Рәзил кызы Казаева катнашты.
Айгөл Рәзил кызы республика һәм район биләмәсендәге коронавирус инфекциясенә карата рәсми статистика белән таныштырып үткәннән соң вакциналауга кагылышлы сорауларга җентекле җаваплар бирде.
Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.