Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 сентябрь , 10:20

Сабыйлар күңеленә йөрәк җылысын өләшә

Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе күп вакыт тәрбиячеләрнең белеменнән, аларның тәҗрибәсеннән, сабырлыгыннан һәм балаларга карата мәхәббәтеннән тора.

Сабыйлар күңеленә йөрәк җылысын өләшә

Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе күп вакыт тәрбиячеләрнең белеменнән, аларның тәҗрибәсеннән, сабырлыгыннан һәм балаларга карата мәхәббәтеннән тора.

Үз баласын балалар бакчасына биргәндә һәр әти-әни дә анда аңа рәхәт, уңайлы, тыныч булуын тели. Шуның өчен дә балалар бакчаларында сабыйларны яратучы, алар белән уртак тел таба белүче, аларны кызысындырып, сәләтләрен ача һәм үстерә белүчеләр эшләргә тиештер. Чынлап та, балалар бакчасында сабыйларны өзелеп яратучы, күңеле белән үзе дә сабый булып кала белүче кешеләр генә эшли аладыр да.

6нчы санлы “Кояшкай” балалар бакчасында да шундый олы җанлы, үз һөнәренең осталары булган чын тәрбиячеләр эшли. Биредәге мохит, тупланган тату коллектив нәтиҗәле һәм сыйфатлы эш алып баруга этәргеч булып тора. Һәр иртә бакчага килгән нәниләрне тәрбиячеләр елмаеп каршы ала. “Кояшкай”га йөрүче балаларның да әниләредәй иң якын кешеләре алар. Тәрбиячеләр нәниләргә тәрбия һәм белем бирүгә бөтен көчләрен бирәләр, яшь буынга үрнәк булып торалар. Шундыйларның берсе – Илиза Ринат кызы Галиуллина.

Һәр баланы якын күреп, аңа күңел назын, йөрәк җылысын бирүче тәҗрибәле тәрбияченең “Кояшкай” балалар бакчасында эшли башлавына да шактый вакыт узган. Киң күңелле, ачык йөзле тәрбияче һәр сабыйның күңеленә җылылык, матурлык өләшә. Чакмагыш кызы Илиза Галиуллина 1987 елны беренче урта мәктәпне тәмамлагач, 1 нче санлы Уфа педагогия училищесына күптәннән хыялы булган, үзе теләгән мәктәпкәчә тәрбия бирү тәрбиячесе һөнәре буенча укырга керә. 1989 елда Чакмагыш механика заводы (хәзерге “Кояшкай”) балалар бакчасына эшкә килә һәм гомере буе шушында – бер эш урынында. Беренче көннән үк яшь белгеч нәниләр белән уртак тел табып, аларны үз итеп, күңел җылысын биреп эшли. Югары профессиональлеге, тырышлыгы, яңалыкка омтылуы, эзләнүчәнлеге нәтиҗәсендә ул уңышларга ирешә.

 

 

Моннан 32 ел элек коллективка килеп кушылган Илиза Ринат кызы үзен тәҗрибәле хезмәткәр итеп таныта, нәниләр өчен иң якын кешегә әверелә.

Илиза Ринат кызы – инициативалы, иҗади, хезмәт сөючән, изге күңелле педагог. Ул һәр балага үзен өйдәге кебек хис итәргә, күңелдәге шөгылен табарга, үз көчләренә һәм сәләтләренә ышанырга мөмкинлек бирә торган мохит булдыра. Тәрбияче үз куллары белән бик күп күрсәтмә әсбаплар һәм дидактик уеннар ясаган. Югары квалификацияле педагог буларак, ул коллегалары белән эшләү тәҗрибәсе белән дә актив уртаклаша.

“Ул үткәрә торган ачык чаралар район педагоглары арасында уңай бәһа ала, югары әзерлек дәрәҗәсе белән аерылып тора, аларда балалар гына түгел, ә ата-аналар да актив катнаша. Ата-аналар һәм хезмәттәшләре арасында лаеклы абруй казанган тәрбияче ул”, – ди аның турында хезмәттәшләре олы хөрмәт белән .

Коллективта ихтирам яулаган сәләтле тәрбияче һәм аның тәрбияләнүчеләре еш кына төрле конкурсларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Ул “Елның иң яхшы тәрбиячесе-2014”, “Башкортстан талантлары -2020”, “Минем Республикам-2019”, “Иң яхшы кышкы участок-2016, 2018”, “Кыш Бабай фабрикасы-2018, 2019”, “Күңелле ярышлар-2019”, “Шахмат-2019", “Без Җиңү турында шигырьләр белән сөйләшәбез... -2018”, “ Ул Бөек елларга баш иик! - 2018, 2019” һәм башка бик күп конкурслар җиңүчесе.

Саф күңелле сабыйларны кочагын җәеп каршы алучы, көннәр буе юатучы, әни җылысын бирүче барлык тәрбиячеләргә дә үтә дә җаваплы хезмәтләрендә уңышлар һәм иҗади биеклекләр телибез. Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез!

Автор:Илсөяр Гайсина