ИГЕНЧЕ
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2021, 11:13

Кадерләрен белик, хөрмәтлик…

Киндеркүл — минем туган авылым. Ул Сәвәде елгасына зур булмаган Саркылган елгасы кушылган урында урнашкан.

Кадерләрен белик, хөрмәтлик…
Кадерләрен белик, хөрмәтлик…

Киндеркүл — минем туган авылым. Ул Сәвәде елгасына зур булмаган Саркылган елгасы кушылган урында урнашкан. Электән үк Сәвәденең уң ягында киң болыннар, дистәләгән күлләр була. Авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнә, киндер һәм җитен чәчә. Күлләрдә киндер батыралар, аларны эшкәртеп сүс алалар, хуҗалыкта куллану өчен арканнар ишәләр, капчыклар сугалар, сыйфатлырак җепләрдән тукыма ясыйлар. Шул күлләр һәм авылдашларымның хезмәте хөрмәтенә авылыбыз Киндеркүл исемен йөртә башлый. Тарих битләреннән күренүенчә, авылымның исеме дә тырыш хезмәткә бәйле. Әйе, тырышып эшләп көн күргән халкым. Һәм бүген дә ким-хур булмаска тырышып, матур тормыш алып бара. Туып-үскән җирендә нигез корган, гомер кичергәннәр хәтерендә кыйммәтле хәзинәләр саклана. Яшь буын халкының үткәнен белергә, хөрмәт итәргә тиеш. Без, мәдәният хезмәткәрләре, фәһемле кичә-чаралар оештырып, моңа булышлык итәргә бурычлыбыз. Чөнки һәрвакыт халык белән аралашып, көн үзәгендә кайнап яшибез, эшчәнлегебезне дә тәрбияви максатларга ярашлы итеп оештырырга омтылабыз. Менә әле дә авылымның хөрмәтле кешеләре белән очрашырга әзерләнеп йөрим. Бер язмада барысын да сөйләп-күрсәтеп булмас, әлбәттә, шулай да берничәсе белән таныштырып үтәсем килә. Ачык куңелле, якты йөзле Мөфлиха Гыйльманованы Агәбием дип йөртәм. 95 яшен тутырса да, тормыш дәртен сүрелдермичә, язмышыннан канәгать булып, һәр аткан якты таңга сөенеп яши. Ул мине һәрчак шатланып каршылый. Ире, гомере буена игенче һөнәрен данлап яшәгән Зөфәр Гыйльман улы белән ун бала багып үстерә алар. Сәмига Нургалиеваның да гомере Раушания Гәрәева. фидакарь хезмәттә үтә. Терлекчелек фермасында эшли ул, алдынгы савучыларның берсе була, орден белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Рәшит тә терлекчелектә эшләде, тик иртәрәк гүр иясе булды. Бүген Сәмига апа улы тәрбиясендә. Радик Рәшит улы Әфганстан сугышыннан исән-имин кайтып, басучылык тармагында эшли. Мал-туар асрап, барлыкка тиенеп яшиләр. Сәмига апага клубта үткәрелгән чараларда актив катнашканы өчен дә рәхмәтлемен. Уңган авылдашларымның берсе Ваһап Әхмәдиевның тормыш иптәше Мәсгудә апа да — яшь күңелле, ихлас кеше. Клубта үткәрелгән чаралардан читтә калмый. Дүрт ул үстергән апа кул эшләренә дә ифрат оста. Клубта музей ачу уе белән йөрүемне белгәч, күз нурлары түгеп чиккән-нәкышлаган әйберләрен бүләк итте. Кызым Чулпан белән Хәнә апа-бызның да хәлен белдек. Ул гомер буена бригаданың төрле эшләрендә катнаша. Шикәр чөгендере утаусирәкләүдә уңганлык күрсәтеп мактала. Ире Тимербай Әхмәтҗанов иген үстерде, үкенечкә каршы, булдырганнарының рәхәтен күреп сөенеп яшәр чакта бакыйлыкка күчте. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген Хәнә апа улы – Әфган сугышы яугире Заһир белән яши. Авылымның ихтирамлы кешеләре белән очрашулар күңелле. Форсаттан файдаланып, үземне кызыксындырган сорауларны бирәм, халкымның үткәне турында мәгълумат туплыйм. Октябрьнең беренче көнендә билгеләнгән Өлкәннәр көне уңаеннан авылымның барлык өлкәннәренә ныклы сәламәтлек, тырышып эшләп, туплаган-булдырганнарының игелеген күреп, балалары*оныклары  өчен сөенеп шат яшәүләрен телим.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: