ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2021, 10:56

Тикшерү рейдлары башланды

Мәгълүматлар буенча, соңгы вакытта районда битлек кию режимын, коронавирустан шәхси саклану чараларын бозу очраклары артуы күзәтелә.

Тикшерү рейдлары башланды
Тикшерү рейдлары башланды

Мәгълүматлар буенча, соңгы вакытта районда битлек кию режимын, коронавирустан шәхси саклану чараларын бозу очраклары артуы күзәтелә. Шул исәптән районда махсус профилактик чаралар көчәйтелде, рейдлар башланды. Рейд барышында район үзәгендәге сәүдә нокталары тикшерелде. Битлек кими йөрүчеләрне, хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү, эш урынында санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен теркәү буенча журналлар тикшерелде. Чара барышында таләпләрне бөтенләй үтәмәүчеләр дә күзәтелде, аларга кисәтүләр ясалып, кагыйдә бозулардан бөтенләйгә арыну өчен вакыт бирелде.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: