ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 октябрь 2021, 09:00

Эшкә биргәч чын күңелен

Вәсилә Габдрахман кызы Сәләхиева – Благовар районы Күчәрбай авылы биләмәсенә караган искиткеч матур табигатьле Кызыл Шар авылыннан.

Эшкә биргәч чын күңелен
Эшкә биргәч чын күңелен

Вәсилә Габдрахман кызы Сәләхиева – Благовар районы Күчәрбай авылы биләмәсенә караган искиткеч матур табигатьле Кызыл Шар авылыннан. Сугышның беренче көненнән үк әтисе фронтка киткән. Ә Вәсилә апа әтисе сугышка киткәннән соң 11нче көнне – 1941 елның 22 августында 7нче бала булып дөньяга килә. Инәкәсе, 5 апасы, 2 абыйсына ул яраткан бала, сөеп туймас сеңел, сөйкемле онык була. “Инәкәй эшкә бик уңган иде. Пи- ма басты, киндер, палас сукты, печән чапты, малны күп тота иде. Ачлыкялангачлыкны сизмәдек. Инәкәй бик ярдәмчел, акыллы, юмарт иде. Аңа кайнанасы Тәнҗемәһәр әбекәй зур ярдәмче булган. “Аның турында әнием: “Балаларым караулы, эштән кайтуыма мунчалар ягып, сезне юындырып, ашлар пешереп, ашаткан була торган иде”, – дип сөйли иде”, – ди Вәсилә апа. Картинәсе бик диндар булган, бәләкәй балаларны өшкергән. Халык медицинасы белән дәвалау да аңа берни тормаган. Үлән ашларының файдасын яхшы белгәнгә, ул төрлесеннән ризыклар хәстәрләгән. Әнисен бригадир итеп тәгаен- лиләр. Вәсилә апа 5-6классларда укыганда дуңгыз көтешергә йөргәннәрен яхшы хәтерли әле. Башлангыч классларны Кызыл Шарда укый ул. Укытучы апалары анда дүрт классны бергә укыткан. Спектакльләрдә катнаша, үзешчән сәнгатькә тартыла башлый. “Күрше малаенда гармун бар иде, янәшәсендә карап торып, гармунда уйнарга өйрәндем”, – ди ул. Күчәрбайда укый башлагач та үзешчән сәнгатьтә катнаша: спектакльләрдә уйный, шигырьләр сөйләп, мәктәп тормышында актив була. 10нчы сыйныфны тәмамлаган елда дүрт сыйныфташы белән Кызыл Шарга дуңгызчылык фермасына тәгаенлиләр (ул вакытта шундый тәртип булган). Уфага укырга керсә дә, Вәсилә апа документларын кире алып кайта. Ул вакытта Аблайда Мөхәммәтбакый Галиев мәктәп директоры булып эшләгән була, кызны вакытлыча китапханәче итеп эшкә чакыра. Артабан пионервожатый булып кала. Бөре педагогия институтының биология факультетында читтән торып укый, биология фәненнән укыта. 1965 елда Көсәкәй мәктәбенә күчеп, 1970 елга кадәр биология, география дәресләрен алып бара. 1970 елның 23 февралендә тормышка чыгып, Аблайда төпләнә. Урта мәктәптә биология, география фәннәреннән укыта. Тормыш иптәше Халит абый белән 3 балага гомер һәм тәрбия бирәләр. Кызларын бер эштән дә куркып тормаска өйрәтәләр. Кайнанасы Разия әбине тугыз еллап урын-җирдә ятканда тәрбияләп, соңгы юлга фатыйхасын алып озата апабыз. Өлкән кызлары Халидә Уфада стоматолог һөнәрен үзләштергән, Айгөл мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүче һөнәрен ала, ә кече кызлары Гөлназ Казан дәүләт университетын тәмамлый. Вәсилә апаны авыл халкы бик ярата. Ул гомер буена активлыгы, тормыш сөючәнлеге белән аерылып тора. Авыл мәдәният йортында драма түгәрәген җитәкли. Мәктәптә апабызга озайтылган көн төркемен (продленка) оештырырга тәкъдим итәләр. Моңа Вәсилә апа зур ихласлык белән тотына. Ул балаларны гармунда уйнарга өйрәтә, сәхнәдә үз-үзләрен тоту серләренә төшендерә, концертлар оештыра, фольклор күренешләрен сәхнәләштерә, кашыкларда (балаларга моны өйрәтергә теләп, Вәсилә апа махсус Благоварга бара), кубызда уйнарга өйрәтә. Төрле конкурсларда катнашып җиңүләр яулыйлар, бүләкләр алып кайталар. Мәктәптә эшләгәндә озак еллар профсоюз комитеты, хатын-кызлар советы, аеклык җәмгыяте рәисе дә була. Күп еллар “Игенче” гәзитенең штаттан тыш хәбәрчесе була. Әйткәндәй, матбугатны ул әле дә ташламый. 14 ел элек Вәсилә апа тормыш иптәше Хәлит абыйны мәңгелеккә югалтуны нык авыр кичерә. Балалары, элекке коллегалары, авылдашлары ярдәме белән ул авырлыкларны җиңеп килә. Быел Вәсилә апа 80 яшьлек юбилеен каршылады. Бәрәкәтле гомер көзендә аның 5оныгы, 1туруны бар. Вәсилә апаның яшәгән дөньясы бик матур, аннан үзенчәлекле җылылык, яктылык бөркелеп тора. Ул үзе изге күңелле кеше булганга шулай.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: