ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 октябрь 2021, 16:45

Хуҗабикәләр сандыгына

Кәбестә маринадлау

Хуҗабикәләр сандыгына
Хуҗабикәләр сандыгына

Бакча эшләре тәмамланды инде. Хәзер үстерелгән яшелчәләрдән кышкылыкка ризыклар әзерләр вакыт та үтеп бара. Беребезнең дә тырышлыкларын әрәм итәселәре килми. Без Инзилә Шакирова-Мөсәлләмова рецебы белән бүлешәбез:

1 баш кәбестәне үзегез яратканча турыйсыз яки кырасыз;

1 кишерне эре яки вак кыргычта кырасыз;

8 тырнак сарымсакны түгәрәкләп теләсез;

2 аш кашыгы тоз;

4 аш кашыгы шикәр комы;

0,5 чашка алма серкәсе;

0,5 чашка үсемлек мае(тәмсезен);

кайнап торган су кирәк була.

Кәбестә, кишер, сарымсакны катлам-катлам итеп банканың богазына кадәр тутырасыз да, калган матдәләрне салып, кәбестәне күмгәнче кайнар су коясыз. Бер тәүлектән соң ашарга да була. Ризыгыгыз тәмле булсын!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: