ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 октябрь 2021, 10:25

ИЛЕБЕЗНЕ ҺӘМ ИГЕНЧЕЛӘРНЕ ДАНЛАП

Районыбызда 11 октябрь – Республика көненә багышланган күп  чаралар үткәрелде – шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде, бәйрәм иртәсендә “Бердәмлек аллеясенә” агачлар утыртылды. Тантаналы җыелыш исә район мәдәният йортының тамаша залында узды.

ИЛЕБЕЗНЕ ҺӘМ ИГЕНЧЕЛӘРНЕ ДАНЛАП
ИЛЕБЕЗНЕ ҺӘМ ИГЕНЧЕЛӘРНЕ ДАНЛАП

Районыбызда 11 октябрь – Республика көненә багышланган күп  чаралар үткәрелде – шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде, бәйрәм иртәсендә “Бердәмлек аллеясенә” агачлар утыртылды. Тантаналы җыелыш исә район мәдәният йортының тамаша залында узды.

Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов катнашты.

Реканс Фәнил улы үзенең котлау чыгышында районыбызның социаль-икътисадый, рухи-мәдәни үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды,  чакмагышлыларның иң зур бәйрәмебезгә зур хезмәт уңышлары белән килүен, төрле дәүләт программалары һәм “Атайсал” проекты кысаларында якташларыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән эшләр башкарылуын тәгаен мисаллар белән дәлилләп сөйләде.

Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов та барлык район халкына күркәм бәйрәмнәр уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.

“Республика көне – үзенең төбәге, аның матур табигате, бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте белән горурланучы кешеләр өчен уртак бәйрәм. Бүгенге көндә Башкортстаныбаз – тотрыклылык һәм үзара килешеп яшәү үрнәге булып тора. Туган җиребезнең төп байлыгы – ул аның данлы, тырыш, уңган кешеләре. Бәйрәм көннәрендә аларның хезмәтенә югары бәһа бирү – иң дөрес һәм изге гамәлләрнең берсе”, – диделәр алар үз чыгышларында.

Һәр бәйрәм кичәсенең иң көтеп алынган һәм шатлыклы мизгелләре – ул, әлбәттә, хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән якташларыбызга лаеклы бүләкләр тапшыру.

Күпьелллык фидакарь хезмәте өчен һәм Республика көне уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдиновның күкрәген бүгеннән “Хезмәт батырлыгы өчен” медале бизи.

         Районыбызның иң югары бүләге – Почет грамотасы җаваплылыгы чикләнгән “Изгелек территориясе” җәмгыятеннән Рәсимә Мөбәрәк кызы Нурмөхәммәтова (Үрнәк), Зөһрә Фәнис кызы Дәүләтова (Тайняш), район мәгариф бүлеге бухгалтеры Альбина Зимфир кызы Моратовага тапшырылды.

Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык конкурсының зона этабында нәтиҗәле катнашканнары өчен “Чакмагышжилкомхоз” предприятиесенең казанлык операторы Махамаджон Мохтарали улы Әхмәдов һәм су белән тәэмин итү предприятиесе электригы Илдар Тамирлан улы Хәкимовка район хакимиятенең Рәхмәт хаты бирелде. Әлеге бүләккә шулай ук 70 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннән хезмәт ветераны Юнир Зәки улы Бәдретдинов лаек булды.

         Сәламәтлек саклау өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен Чакмагыш район үзәк дәваханәсенең терапевты Эльза Илфат кызы Биглова – Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы, врач-психиатр Рөстәм Әнвәр улы Исмәгыйлев һәм теш табибы Радим Радик улы Хәбибуллин Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бәйрәм тантанасына 50 ел бергә гомер иткән хөрмәтле гаиләләр дә чакырылган иде. Фәнзил Хәкимулла улы һәм Дамира Әлтаф кызы Казыйхановлар, Ринат Хәбирҗан улы һәм Светлана Әдһәм кызы Вилдановлар, Фидрат Гаделгәрәй улы һәм Светлана Баян кызы Асыловларга Башкортстан Башлыгының Котлау сүзләре һәм истәлекле бүләге бирелде.

         Районыбызда мактауга лаек гаиләләр бихисап. Шундыйларның берсе – унбер бала тәрбияләп үстерүче Филүс Равил улы һәм Резеда Зәкәрия кызы Ильясовлар. Алар Бөтен Русия “Ел гаиләсе” конкурсының республика этабында катнашып, бәйгенең Дипломы белән бүләкләнде.

         Арытаба сәхнә түренә агросәнәгать тармагында тырышып эшләгән мөхтәрәм якташларыбыз күтәрелде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Заря” кооперативы механизаторы Алмаз Фәһим улы Гыйлемханов, “Октябрь” кооперативының машина белән сыер саву операторы Айсылу Сабир кызы Нәкыева, “Герой” кооператив-колхозының машина белән сыер саву операторы Хәйрулло Нурулло улы Тухтаев, “Победа” колхозының машина йөртүчесе Иршат Флүр улы Хәмәтдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең тракторчысы Рәмзил Рәис улы Хәмәтдинов, җаваплылыгы чикләгән “Базы” җәмгыятеннән бригадир ярдәмчесе Фоат Филарит улы Зәйнуллин һәм тракторчы Алик Булат улы Мусакалимов район хакимиятенең Почет грамотасына лаек булды.

         Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте “Октябрь” кооперативы механизаторы Илшат Талимдар улы Аллаяров, җаваплылылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятеның баш бухгалтеры  Вәсилә Җәмгытдин кызы Батыргәрәева, “Герой” кооператив-колхозы бухгалтеры Гөлнәзирә Илһам кызы Ваһапова, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең ферма мөдире Флүр Вазих улы Гыйльванов, “Заря” кооперативы бригадиры Марат Рәшит улы Казыйханов, “Победа” кооператив-колхозы механизаторы Мәкки Гайнелгыйлем улы Камалетдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең ферма мөдире Марат Хәсәнша улы Мусин, “Алга” кооператив-колхозының бригадиры Самат Әнһәр улы Хәбибуллинга белдерелде.

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы “Заря” кооперативының механизаторы Фларит Габделфәрит улы Әмирханов һәм бухгалтеры Розалия Фоат кызы Исламова, “Үзәк” машина-трактор станциясенең Чакмагыш филиалы тракторчысы Дамир Байрас улы Әхмәдиев, җаваплылылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Марат Хәлфи улы Байгускаров, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге белгече Тәслимә Микъдәм кызы Вәлиева, Ленин исемендәге колхозның машина йөртүчесе Алмаз Мәгасим улы Кәбиров, “Герой” кооператив-колхозының ясалма орлыкландыру операторы Гөлназ Радик кызы Камалова, “Алга” кооператив-колхозы терлекчесе Рәфит Флүр улы Мифтахов, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең склад мөдире Ильфира Сәүбән кызы Мөсәгыйтова, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Дамира Әмир кызы Раянова, “Октябрь” кооперативының ферма мөдире Айдар Әдип улы Сәхибгәрәев, крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзил Мәхмүт улы Хәмәдиев, “Победа” кооператив-колхозының механизаторы Салават Рухылбаян улы Якуповка тапшырылды.

 “Октябрь” кооперативының машина йөртүчесе Рамил Шәрифҗан улы Баһаветдинов, “Герой” кооператив-колхозы машина йөртүчесе Илдар Мәлих улы Гәрәев, “Алга” кооператив-колхозының пешекчесе Альбина Нигъмәтҗан кызы Мохтарова, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең бригада бухгалтеры Гүзәлия Рәсим кызы Солтанова, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең тракторчысы Равил Рөстәмбәк улы Йосыповка Вадим Васильевич Соколовның, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең лаборанты Рөстәм Ислам улы Газиев, “Заря” кооперативының ветеринар фельдшеры Айвар Айдар улы Гыйматов, “Победа” кооператив-колхозы хезмәткәре Фларис Рәфис улы Исламов, “Үзәк” машина-трактор станциясенең Чакмагыш филиалы тракторчысы  Шамил Габделнәфыйк улы Кәримов, Ленин исемендәге кооператив-колхоз тракторчысы Радик Фәвил улы Синәгатуллинга – Ирек Марс улы Усмановның Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләгенә лаек булды.

Республика һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм кичәсе районыбызның үзешчән талантлары башкаруындагы туган ягыбызны, аның тырыш халкын данлаган концерт номерлары белән үрелеп барды. Район мәдәният йортының “Ядкарь” халык ир-егетләр вокал ансамбле һәм хатын-кызлар вокал төркеме, Митрә-Әюп авылыннаң фольклор коллективы, Эльвир Халиков, Гүзәл Табишева, Розалия һәм Радик Гафаровлар, Эльвира Федорова, Ривенер Гобәев, Гөлнара Шәймиева, Рузил Гафаровларның моңлы җырлары, “Асылъяр” халык биюләре ансамбленең дәртле биюләре тамашачы тарафыннан көчле алкышларга күмелде.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: