ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 октябрь 2021, 14:25

Халык исәбен алу – илебез өчен мөһим вакыйга

Агымдагы елның 15 октябреннән илебездә Бөтенрусия халык исәбен алу башлана, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге мөһим чарага әзерлек барышы белән танышу максатыннан без Чакмагыш районында халык санын алу буенча вәкаләтле вәкиле Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтовка кызыксындырган сорауларыбыз белән мөрәҗәгать иттек.  

Мәгълүматларга караганда, Бөтенрусия халык исәбен алу санлы технологияләр кулланып узачак. Районда әлеге чарага әзерлек күптән башланган. Район территориясендә 9 исәп алу участогы, 9 контролер, 52 хисап участогы булдырылган. Исәп алучылар махсус укулар, әзерлек үткән. Фәдис Гыйлемҗан улы әйтүенчә, район 9 исәпкә алу участогына бүленгән һәм һәр исәпкә алу участогында 1 контролер утырачак. Контролерлар исә ике айга эшкә алынган һәм 29 сентябрьдән эшли башлаган. Һәр исәпкә алучыга уртача норматив йөкләнеш 550-650 кеше тәшкил итә. Бер исәпкә алу участогында халык саны уртача 3200 кешегә тиң.

Алда торган исәп алуның төп яңалыгы – Русия халкы тарафыннан “Дәүләт хезмәтләре” порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) биналарында да исәпкә алынырга мөмкин булачак.

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: