ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 октябрь 2021, 18:15

Коронавируска каршы чикләүләр катгыйлана

Хәбәр ителүенчә, Башкортстанда коронавируска каршы прививка ясатмаган өлкәннәр бүгеннән башлап үзчикләнү режимына күчерелә.

Коронавируска каршы чикләүләр катгыйлана
Коронавируска каршы чикләүләр катгыйлана

Хәбәр ителүенчә, Башкортстанда коронавируска каршы прививка ясатмаган өлкәннәр бүгеннән башлап үзчикләнү режимына күчерелә. Әлеге чикләү бүген, 13 нче октябрьдән эшли башлады. 65 яшьләре тулган һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук хроник чирләрдән җәфаланучылар үзчикләнү режимына кертелә. “Без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән коронавирустан вафат булучылар санын анализладык: алар, нигездә, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм күп төрле хроник авырулары булган кешеләр. Миңа госпиталь җитәкчеләре өлкән яшьтәге кешеләр өчен үзчикләнү нормаларын кертүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу уңайдан без оператив штабта 13 нче октябрьдән 65 яшьләре тулган һәм аннан өлкәнрәкләр өчен үзчикләнү режимын кертергә килештек. Ул башлыча вакциналану процедурасын үтмәгән кешеләргә кагыла”, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. Әлеге Указга ярашлы район үзәгендә чикләүләрнең үтәлешен тикшерү максатыннан ирекле халык дружинасы әгъзалары рейды оештырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәм үзәк район китапханәсе дружиначылары катнашты. Алар өлкән яшьтәгеләргә кеше күп булган урыннарга чыгып йөрмәскә киңәш иттеләр, үзчикләнү режимы буенча аңлату эшләре алып бардылар. Өлкән яшьтәге райондашларыбызга битлек киеп йөрү, социаль дистанцияне саклау мөһимлеге җиткерелде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: