ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 октябрь 2021, 15:05

Районда халык исәбен алу кампаниясе старт алды

Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек чикләрендә 15 октябрьдә Чакмагыш мәдәният йортының тамаша залында семинар оештырылды.

Районда халык исәбен алу кампаниясе старт алды
Районда халык исәбен алу кампаниясе старт алды

Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек чикләрендә 15 октябрьдә Чакмагыш мәдәният йортының тамаша залында семинар оештырылды. Чарада Чакмагыш районында халык санын алу буенча вәкаләтле вәкиле Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтов, статистика бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Карамзин кызы Фәезова, хакимиятнең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, Рәйфә Җиһандар кызы Мосабирова чыгыш ясады. Алар әлеге мөһим кампанияне оештырып үткәрү мәсьәләләренә тукталдылар, бу эштә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, исәп алучыларны үз бурычларын тайпылышсыз үтәргә чакырдылар. Чыгышлардан соң семинарда катнашучылар игътибарына халык исәбен алу тәртибе, планшетларда эшләү күнекмәләре буенча видеоматериал тәкъдим ителде.

Әлеге семинар мөһим сәяси чара алдыннан исәп алучылар һәм контролерларга теоретик һәм практик белемнәрен, планшетларда эшләү күнекмәләрен шомарттырга ярдәм итәчәк. Бүгенге семинарга җыелучыларның төп максаты – районда исәп алу эшен югары дәрәҗәдә оештыру.

Исегезгә төшереп үтәбез, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стационар исәп алу участоклары эшләячәк, бу кампаниядә катнашу яки дәүләт хезмәтләре порталында әлеге процедураны узуны раслау өчен үз өендә исәп алучы белән очрашырга теләге яки мөмкинлеге булмаган һәр кеше килергә мөмкин. 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр исәп алучылар үз участокларындагы торак йортларны йөреп чыгачаклар.

Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле, исәп алу кампаниясен үткәрүдә вирус таралуны кисәтү чараларына аерым игътибар бирелә. Шуңа күрә барлык исәп алучылар битлекләр, перчаткалар белән тәэмин ителгән, шулай ук COVID-19 таралуга бәйле хәвефне кисәтү буенча чаралар да күреләчәк.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: