ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 октябрь 2021, 15:33

Указга яңа үзгәрешләр кертелде

Республикада коронавирус инфекциясе таралуга бәйле санитар-эпидемиологик хәл әле дә катлаулы булып калу сәбәпле, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе янау сәбәпле Башкортстан Республикасы территориясендә “Югары әзерлек” режимы кертелү турында”гы Указга яңа үзгәрешләр керте.

Указга яңа үзгәрешләр кертелде
Указга яңа үзгәрешләр кертелде

Республикада коронавирус инфекциясе таралуга бәйле санитар-эпидемиологик хәл әле дә катлаулы булып калу сәбәпле, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе янау сәбәпле Башкортстан Республикасы территориясендә “Югары әзерлек” режимы кертелү турында”гы Указга яңа үзгәрешләр керте. Документның яңа редакциясенә ярашлы, агымдагы елның 13 октябреннән 65 яшьтән өлкәнрәк булган олы яшьтәге, шулай ук хроник авырулардан җәфа чигүче кешеләр өчен мотлак үзчикләнү режимы гамәлгә кертелә. Алар 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр азык-төлек, дарулар алырга, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә (шул исәптән COVID-2019 инфекциясенә каршы вакциналау үтү өчен дә), банкларга, элемтә салоннарына, шулай ук шәһәр яны йортларына һәм зиратларга бара ала. Бу чикләүләр COVID-2019 инфекциясенә каршы вакциналау үткән һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан алынган яки алты ай эчендә коронавирус инфекциясен кичерүе турында тиешле белешмәсе белгән кешеләргә кагылмый. Үзчикләнү режимы чикләүләре шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт салган һәм эш урыннарында мотлак булулары таләп ителгән оешмалар һәм дәүләт власте органнарында эшләгән җитәкчеләр һәм хезмәткәрләргә кагылмый. Әмма аларның да Указга кушымтада билгеләнгән форма буенча белешмәсе һәм паспорты кулларында булырга тиеш. Эш бирүчеләргә 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк булган һәм хроник чирләр белән авырган барлык хезмәткәрләрне эшчәнлекнең дистанцион режимына күчерергә тәкъдим ителә. Бу очракта бары тик оешма эшчәнлеге өчен теге яки бу хезмәткәрнең эш урынында мотлак булуы таләп ителүе генә яки вакциналануы турындагы сертификаты яки соңгы алты айда коронавирус белән авыруы турындагы белешмәсе булуы гына искәрмә булып тора ала. Муниципалитетларда үзчикләнү режимында булучы, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган, шулай ук ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм итү өчен волонтерлар төркемнәре формалаштырырга тиеш. Алар Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан булдырылган Координация үзәге эшчәнлеге чикләрендә эш башкарачак. 13 октябрьдә исә Башкортстан Роспортребнадзоры төбәк баш табибының Карарын игълан итте. Анда COVID-2019 инфекциясенә каршы мотлак вакцина салдырырга тиеш булган аерым категория гражданнар исемлеге язылган. Алар арасында — 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк булган кешеләр, медицина, фармацевтика һәм санитар-сәламәтләндерү, мәгариф, шул исәптән өстәмә белем бирү, социаль яклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү оешмалары, күп функцияле үзәк, транспорт һәм транспорт инфраструктурасы, хокук саклау, дәүләт чиге аша үткәрү пунктында эшләүче дәүләт органы, җәза үтәү системасы учреждениеләре хезмәткәрләре, вахта ысулы белән эшләүчеләр, волонтерлар, хәрбиләр, хәрби хезмәткә чакырылучылар бар. хезмәткәрләре: сәүдә, матурлык һәм массаж салоннары, солярийлар, мунча, сауна, физкультура сәламәтләндерү комплекслары, фитнес клублар, бассейннар , прачечныйлар, химтазарту, ательелар хезмәткәрләре, гомум туклану өлкәсендә хезмәт салучылар, финанс оешмаларының клиент подразделениеләре, почта һәм элемтә хезмәтләрен күрсәтүчеләр, пенсия, социаль һәм медицина страхованиесе, мәшгульлек үзәкләре, торак коммуналь хезмәте һәм энергетика, мәдәни, күргәзмә, белем бирү агарту чаралары, шул исәптән музейлар, театрлар, кинотеатрлар, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр хезмәткәрләре, лекцияләр һәм тренинглар, ял, күңел ачу чараларын үткәрүчеләр, балалар уен бүлмәләрендә, балалар өчен тәгаенләнгән күңел ачу үзәкләрендә, көндезге лагерьларда эшләүчеләр, балигъ булмаган балаларны сәламәтләндерү һәм ял иттерү хезмәтләрен күрсәтүчеләр, спот, физкультура чараларын үткәрүчеләр, типография, юридик, кунакханә, туристлык, мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүчеләр, аптека һәм ветеринария оешмалары, клининг компанияләре хезмәткәрләре, дезинфекция, дезинсекция, дератизация, ритуаль хезмәтләр, автомобильләрне техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау, сак  каравыл, курьер китереп тапшыру хезмәтләрен күрсәтүчеләр, дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләр, Башкортстан Республикасының башкарма һәм җирле власть органнары белән үзидарә хезмәткәрләре, уку йортларының структура подразделениеләреннән тыш хезмәт практикасын үтүче 18 яшьтән өлкәнрәк булган урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары укучылары, социаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләрдә яшәүчеләр кертелгән. Төбәктә әлеге чара яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле имин булмаган эпидемиологик хәлгә бәйле кертелә һәм оешма, ведомстволар җитәкчеләренә үз коллективларындагы хезмәткәрләрне вакциналауны оештырырга куша.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: