Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь , 15:51

Булдыклылар, иң-иңнәр бүләкләнде

4 ноябрь илебездә Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләнә. Шушы бәйрәм алдыннан район мәдәният йортында күпьеллык фидакарь хезмәтләре белән республика һәм районыбызның икътисадый, социаль-мәдәни тормышына зур өлеш керткән якташларыбызны бүләкләү тантанасы узды.

Булдыклылар, иң-иңнәр бүләкләнде

4 ноябрь илебездә Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләнә. Шушы бәйрәм алдыннан район мәдәният йортында күпьеллык фидакарь хезмәтләре белән республика һәм районыбызның икътисадый, социаль-мәдәни тормышына зур өлеш керткән якташларыбызны бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина катнашты. Алар үз чыгышларында барлык якташларыбызны да күркәм бәйрәмнәр белән тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде, Халыклар бердәмлеге көненең илебез тарихындагы лаеклы урынын ассызыклады. Бәйрәм чарасы якташларыбызга мактаулы исемнәр, лаеклы бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен “Герой” кооператив-колхозының машина йөртүчесе Хәдис Фәһим улы Миһранов, “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Альбирт Фидай улы Мусин, Рапат ветеринар участогы мөдире Сәгыйть Сәяхетдин улы Шәйхетдиновка “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең директоры Валерий Вадим улы Соколов Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативының машина йөртүчесе Салават Әүхәт улы Гыйльванов һәм “Герой” кооператив-колхозының механизаторы Әгълә Тәлгать улы Насыйров Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына лаек булды.

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Денис Мансуров