Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь , 15:05

Каникулыгыз файдалы узсын, балалар!

Озын ялларны укучылар, балалар бик сөенеп кабул итте. Явыз чирдән тәмам арыганда бу яллар бик урынлы булды. Аны балалар ничек уздыра икән соң? Мәктәпләрнең социаль челтәрләренә күз салгач, балалар арасында оста пешекчеләр булуы сөендерде. Коймак та пешерәләр, әниләренә бәлешләр салырга ярдәмләшәләр.

Каникулыгыз файдалы узсын, балалар!

Озын ялларны укучылар, балалар бик сөенеп кабул итте. Явыз чирдән тәмам арыганда бу яллар бик урынлы булды. Аны балалар ничек уздыра икән соң? Мәктәпләрнең социаль челтәрләренә күз салгач, балалар арасында оста пешекчеләр булуы сөендерде. Коймак та пешерәләр, әниләренә бәлешләр салырга ярдәмләшәләр. Бер ишләре тәмле-тәмле тортлар, пирожкилар, мантыйлар, пилмәннәр ясап туңдырса, икенчеләренең салатлар, трубочкалар, печеньелар, кекслар, пироглар, рогаликлар әзерләп пешергәннәрен күрәбез. Ашамлыклары шул кадәр оста килеп чыккан, алланып торган ризыкларны тәмләп хушланасы килә. Мондый эшкә үз теләкләре белән катнашкан һәр балага сокланып кына карарлык. Балачакның шушы күңелле каникулы сабыйларның күңелләрендә тик яхшы вакыйгалар белән генә саклансын иде.

 

Фото һәм мәгълүмат “Инстаграм” социаль челтәр сәхифәсеннән алынып әзерләнде.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде.