Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 ноябрь , 16:10

Полиция эшчәнлегенә эшлекле ярдәм

Район эчке эшләр бүлеге каршындагы Җәмәгатьчелек советының чираттагы утырышы үтте

Полиция эшчәнлегенә эшлекле ярдәм

Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстанда Чакмагыш районы буенча эчке эшләр бүлеге каршындагы Җәмәгатьчелек советының чираттагы утырышы көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылды. Аны әлеге оешма җитәкчесе Ринат Әнвәр улы Фәтыйхов ачты һәм алып барды. Утырышта катнашучыларны район эчке эшләр бүлегенең агымдагы елның узган 9 аендагы оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары белән аның начальнигы, полиция полковнигы Нияз Ринат улы Казаев таныштырып үтте. Эчке эшләр бүлегенең һәр подразделениесе хезмәткәрләренең вазыйфа бурычларына үтә җаваплы карап, көнне төнгә ялгап хезмәт өлгеләре күрсәтүе нәтиҗәсендә районыбызда күрсәтелгән чорда теркәлгән җинаятьләр саны былтыргы шушы вакыт аралыгындагы күрсәткечләрдән 8,4 процентка кимегән һәм 197 (-18) тәшкил иткән. Тәфтиш төркеме тарафыннан агымдагы елда 64 җинаять эше каралуга кабул ителгән, 2020 елда алар 83 (-19)булган. 33 эш тулысынча каралып, суд карамагына озатылган (2020 елда бу күрсәткеч 27 эш (+6) тәшкил иткән. 2021 елда ике җинаять эшен карау туктатылган (былтыр 1 булган). Район эчке эшләр бүлегенең вазыйфа биләүче хезмәткәрләре тарафыннан бу чорда барлыгы 253000 сум штраф (+104000 сум) салынган, шулардан 221000 сумы (+80000 сум) түләтелгән, бу 87, 3 процент тәшкил итә. Алдан тикшеренү эшләре үткәрелеп каралучы 55 җинаять эше теркәлгән, бу да былтыргыдан 34,5 процентка, ягъни 29 очракка кимрәк. Кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны да 5кә кимегән һәм 23 очрак тәшкил итә. Бүлек начальнигы үз чыгышында шулай ук җәмәгатьчелек оешмалары, бигрәк тә халык дружиначыларының эшлекле ярдәмнәре зур булуын канәгатьләнеп белдерде, киләчәктә дә берлектә уңышлы эшчәнлек алып барылачагына ышанычым зур, дип йомгак ясады. Икенче мәсьәлә буенча сүз алып, бүлекнең личный составы белән эшләү төркеме җитәкчесе – эчке эшләр бүлеге начальнигы ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры Гөлнара Рәзил кызы Гәрәева быел 1 октябрьгә район эчке эшләр бүлегендә 96 хезмәткәр эшләвен, аларның 90ы аттестация үтүен билгеләп үтте, бүген анда 6 хезмәткәр, шул исәптән 4 сержант вазыйфасындагы кече җитәкчелек составы җитешмәве, бу җәһәттән эшчәнлек алып барылуы турында белдерде. Ул Җәмәгатьчелек советы әгьзаларын да кадрлар туплауда катнашырга чакырды. Ахыргы мәсьәлә буенча сүз алып, Җәмәгатьчелек советы рәисе Ринат Әнвәр улы Фәтыйхов “Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы һәм аның территориаль органнары каршындагы Җәмәгатьчелек советлары турында”гы Положениенең 11нче пункты таләпләренә ярашлы әлеге оешманың вәкаләтләре беренче утырыштан төгәл ике ел үтүгә тәмамлануы турында белдерде. Вәкаләтле вакыты чыгу сәбәпле һәм сәламәтлеге торышы буенча ул артабан үзен җитәкче вазыйфасыннан бушатуны сорады. Җәмәгатьчелек советы әгьзасы Идгар Габдрахман улы Еникеев яңа срокка 10 кешене тәкъдим итте: Гөлнара Әнәс кызы Авзалова, адвокат; Фәнис Фидан улы Әмирханов, Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры; Айдар Хәйдәр улы Басыйров, Чакмагыш тарихи-крайны өйрәнү музее директоры; Роберт Әлтәф улы Галиев, отставкадагы милиция подполковнигы; Гөлнара Рәзил кызы Гәрәева, район эчке эшләр бүлеге начальнигының ярдәмчесе; Идгар Габдрахман улы Еникеев, район ветераннар советы рәисе; Айнур Раил улы Латыйпов, Саклык банкының Чакмагыш авылындагы 8598/0396 санлы офисы җитәкчесе; Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, мәгариф бүлеге начальнигы; Эльвира Әсхәт кызы Сөндекова, Чакмагыш телевидениесе директоры; Ринат Әнвәр улы Фәтыйхов, отставкадагы полковник, хәрби хезмәт ветераны. Утырыш Ринат Әнвәр улының гаризасын канәгатьләндерде. Ачык тавыш бирү юлы белән Җәмәгатьчелек советының яңа рәисе итеп Роберт Әлтәф улы Галиев, аның урынбасары итеп Ринат Әнвәр улы Фәтыйхов, сәркатип вазыйфасына Гөлнара Әнәс кызы Авзалова бертавыштан сайлап куелды. Җәмәгатьчелек советының яңа әгъзалары да үз вәкаләтләрен намуслы үтәп, районыбызда хокук тәртибе тантанасын тәэмин итүдә эчке эшләр бүлегенең ярдәмчеләре булып калыр, дип ышанабыз.

Автор:Фанис Амирханов