Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 ноябрь , 09:13

Үз эшен җаваплы башкара

Халык исәбен алу кампаниясе тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара. Районда халык санын алу оешкан төстә бара. Биредә 9 исәп алу участогы, 9 контролер, 52 хисап участогы эшли. Иң мөһиме – исәп алучы халык белән уртак тел таба белергә, планшет белән оста эш итәргә һәм бу эшкә җитди карарга тиеш.

Үз эшен җаваплы башкара

Халык исәбен алу кампаниясе тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара. Районда халык санын алу оешкан төстә бара. Биредә 9 исәп алу участогы, 9 контролер, 52 хисап участогы эшли. Иң мөһиме – исәп алучы халык белән уртак тел таба белергә, планшет белән оста эш итәргә һәм бу эшкә җитди карарга тиеш. Зәһибә Әхнәф кызы Исламова да – шундый җаваплы хезмәткәрләрнең берсе. Ул әлеге сәяси чараның беренче көннәреннән үк үз эшен намус белән башкарырга керешкән. Октябрьнең 70 еллыгы, Яшьләр, Көнбатыш, Ирек урамнары исәп алучысы әлеге эшнең асылын аңлап, халык белән уртак тел табып эшли. Халык исәбен алу кампаниясендә беренчегә генә катнашырга туры килсә дә, аның әйтүенчә, бу эш аңа бернинди авырлык тудырмаган. Ачык күңелле, якты йөзле Зәһибә апаның эше төгәлләнеп бетеп килә дисәң дә була. Көнбатыш һәм Ирек урамнарын йөреп тә чыккан ул, Октябрьнең 70 еллыгы урамында гына берничә йортка керәсе калган.

“Эшемә үтә дә җаваплы карыйм. Минемчә, нинди эшкә тотынсаң да аны намус белән башкару мөһим. Аллага шөкер, халык исәбен алу процессы уңышлы гына тәмамлануга бара. Өйдә булмаучыларга, капкалары бикле булучыларга да кабат-кабат барырга, хезмәтләндерергә тырышам. Халыкның күпчелеге әлеге чарага аңлап, җитди карый, кайберләре хәтта үзләре исәп алучы кайчан килер икән, дип көтеп үк тора. Аеруча Яшьләр урамында яшәүче авылдашлар ачык йөз күрсәтеп, яхшы каршы алулары белән күңелне яулады. Аралашып, күңелләрен бушатырга теләүчеләр дә бар. Алар белән ихлас сөйләшәм, уртак тел табып эшлим. Районыбыздада халык санын алу буенча вәкаләтле вәкиле Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтовка, контролер Ләйсән Сираева да рәхмәтләрем зур. Алар бар эшкә дә өйрәтеп, кирәк чакта киңәшләрен биреп торды. Бөтенрусия халык исәбен алуның – үтә дә мөһим чара икәнен аңлап эш итәм, чөнки аның йомгаклары күп нәрсәләрне ачыкларга, илнең арытабангы үсешен күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә быелгы халык исәбен алу кампаниясендә мин бик теләп катнаштым”, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Зәһибә апа.

Автор:Илсөяр Гайсина