Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 ноябрь , 11:58

Балалар Фольклориадасы да бездә үтәчәк

“Будапештта CIOFF(Халыкара фольклор фестивальләре һәм халык иҗаты бәйгеләрен оештыру советы)ның 50нче Генераль ассамблеясендә 2024 елда Русиядә, нәкъ менә Башкортстанда Беренче Бөтендөнья балалар фольклориадасын үткәрү турында карар кабул ителүен хәбәр итәм. Бу, быел республикада үткәрелгән фольклориаданың яхшы оештырылганын тагын бер дәлилли”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы хәбәр итүенчә, бу идея турында CIOFF президенты Филипп Боссан белән Радий Фәрит улы Башкортстанда узган VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылган көннәрдә үк фикер алышкан булганнар. Боссан әфәнде сөйләвенчә, Бөтендөнья балалар фольклориадасын уздыру буенча Советта халыкара нигезләмә әзерләве турында әйтте.

“Без CIOFF генераль ассамблеясенә безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәбез, — дип язды Башкортстан Республикасы Башлыгы. –

Бу Халыкара балалар иҗаты форумы республика халкына, беренче чиратта балаларга һәм Уфаның 450 еллык юбилеена зур бүләк булачак. Ә без үз чиратыбызда кунаклар һәм катнашучылар үзләрен уңайлы хис итсен өчен кулдан килгәнен барысын да эшләячәкбез” , – диде Радий Фәрит улы Хәбиров.

Фото һәм мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде.