Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 ноябрь , 11:11

Балаларга юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында

Хәзерге вакытта хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнү бик актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып балалар торалар. Юл һәлакәте юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, өлкәннәрнең салкын карашы нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар катнашлыгындагы юл- транспорт һәлакәтенең күбесе аларның уйламыйча эш итүеннән килеп чыга. Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, караңгы вакытта хәвефсезлек кагыйдәләрен төшендерү, юл билгеләрен тануны, бу өлкәдә белемнәрен үстерү мөһим.

Республикада Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елын үткәрү чикләрендә Иске Калмаш авыл китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дип исемләнгән чарада авыл мәктәбе укучылары һәм ЮХИДИ вәкилләре катнашты.

Очрашу китапханәчеләр Зөлфия Сәбгыянова һәм Дина Кожинаның юл билгеләре һәм юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре, юлда йөрү кагыйдәләре, беренче светофорның барлыкка килү тарихы һәм башкалар турындагы мавыктыргыч әңгәмәсеннән башланды. Ул “Гилком” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең филателияне пропагандалау буенча пилот проектының юл йөрү кагыйдәләре тарихы буенча аңлатмалардан торган маркаларның электрон презентациясе белән үрелеп барды.

Чарага чакырылган кунаклар – кече лейтенант Ильяс Гарифуллин һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспектор, полиция майоры Гөлнара Бакиева балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең һәм аларны көндәлек тормышта тайпылышсыз үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерделәр. Алар шулай ук юл билгеләрен күрсәттеләр һәм аларның әһәмиятен аңлаттылар, гаиләләр, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре очракларыннан мисаллар китерделәр. Биредә укучылар ЮХИДИ вәкилләре белән бергә авылдагы юл хәрәкәте буенча проблемалы урыннар, хәлләр турында фикер алыштылар.

Алган белемнәрен балалар кызыклы уен-викторина һәм “Светофорчик” юл билгеләре турында блиц-сораштыру белән ныгыттылар. Юл билгеләре иленә сәяхәт актив катнашучыларга истәлекле грамоталар тапшыру һәм күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

Балаларга юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында
Автор:Илсөяр Гайсина