Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 ноябрь , 12:33

“Иң яхшы мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия конкурсының республика этабына йомгак ясалды

Укучы балаларның көне мәктәптә уза. Шуңа да аларның биредә тукландыру проблемасы укыту белән бер дәрәҗәдә мөһим. Шуңа күрә өйдә генә түгел, мәктәпләрдә дә, санитар нормаларга туры китереп, туклануны дөрес оештыру укучыларның сәламәтлеген саклауда мөһим фактор булып тора һәм белем алу сыйфатына да зур йогынты ясый.

Балаларыбызны мәктәптә ничек ашаталар? Иң яхшы мәктәп пешекчесе кайда эшли? Кайсы мәктәптә иң уңайлы ашханәләр? Кемнең төшке ашлары иң тәмле? Болар барысы да “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия конкурсының республика этабы нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, конкурста 14 шәһәр һәм 28 районнан 42 мәктәп катнашты. “Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе” номинациясендә Чакмагыш 1нче урта мәктәбе 2 нче урынны алды.

Мәктәпне чираттагы уңышлары белән котлыйбыз! Гомерләрен пешекче һөнәренә багышлаган райондашларыбызга артабан да уңышлар юлдаш булсын, исән-имин хезмәтләреннән ямь табып яшәргә язсын!

Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: Чакмагыш 1нче урта мәктәбенең “Инстаграм” челтәре сәхифәсе.

“Иң яхшы мәктәп ашханәсе” Бөтенрусия конкурсының республика этабына йомгак ясалды
Автор:Илсөяр Гайсина