Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 ноябрь , 10:10

Мөһим кампанияне тиешенчә үткәрдек

Башкортстанда 4,1 млн. нан артык кеше халык исәбен алуда катнашты

Мөһим кампанияне тиешенчә үткәрдек

Башкортстанда 4,1 млн. нан артык кеше халык исәбен алуда катнашты

Безнең республика халык исәбен алуда катнашу буенча лидерлар исәбенә керде. Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков Русия Президентының Хөкүмәт әгъзалары белән үткән киңәшмәсендә хәбәр итте.

Билгеле булуынча, республикада әлеге сәяси кампаниягә 7 432 исәп алучы һәм 1235 контролер җәлеп ителде. Русия күләмендә бер ай буе дәвам иткән халык исәбен алу чарасы 14 ноябрьдә тәмамланды. Бөтенрусия халык исәбен алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр санрлы технологияләр кулланып үткәрелде.

Халык исәбен алу сорауларына җаваплар респондент әйткәннәр буенча гына теркәлде. Бу Бөтенрусия халык исәбен алуның төп принципларының берсе. Исәпкә алучыга мәгълүматны раслаучы документлар күрсәтү дә кирәкмәде.

Исәп алуда өч төрле юл белән катнашу мөмкинлеге булды. Беренчесе – Интернет челтәре аша ( “Дәүләт хезмәте” порталы). Моның өчен “Исәп алуны үтәргә” дигән биттә мәгълүматлар үзаллы тутырыла. Үзеңнең генә түгел, гаиләңнең барлык әгъзаларын да теркәргә мөмкин иде. Онлайн теркәүдә катнашучы һәркем шуны раслаучы санлы код алды, аны исәпчегә күрсәтергә кирәк – димәк, син теркәлгәнсең. Икенче юл – исәп алучылар йортлар һәм фатирлар буйлап йөрде, исәп планшет аша алынды. Ә инде өченчесе – кемдер исәпчене өенә кертергә теләмәсә яки башка сәбәп булса, ул стационар участокка килеп үз бурычын үтәде. Исәп алуда ирекмәннәр (волонтерлар) да катнашты, алар башлыча Интернетны белмәүчеләргә ярдәм итү, аңлату-мәгълүмат бирү эшләрен оештыру белән шөгыльләнде.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда халык исәбен алуда 4,1 млн. нан артык кеше катнашты, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров.

“Мөһим һәм масштаблы чара тәмамланды. Бу зур дәүләт бурычы иде һәм ул үтәлде. Җентекле халык исәбен алу кампаниясен үткәрү нәтиҗәләре буенча без 4,1 миллион кешене узып киткәнбез”, – диде Радий Хәбиров һәм республика статистларына һәм 2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашкан барлык кешеләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башстат җитәкчесе Әкрам Ганиев та Башкортстан халык исәбен алуда катнашу буенча лидер төбәкләр арасына кергәнлеге турында мәгълүмат җиткерде.

“Бүген республикада яшәүчеләр, шулай ук исәпкә алынырга тиешле башка затлар исәпкә алынды, дип ышаныч белән әйтә алабыз. Республика халык саны буенча илдә 7 урында тора. Бары халык исәбен алу гына гомуми санны күрсәтә, тулы картина бирә, – дип билгеләп үтте Әкрам Ганиев. – Без республикага әйләнеп кайткан, үз йортларында һәм фатирларында яшәүче күп кенә “төньяк” пенсионерларын теркәдек, ләкин аларның теркәлүе элеккегечә яшәү урыны буенча саклана”.

Башстат башлыгы билгеләп үткәнчә, санлы технологияләр халык исәбен алу эшенең вакытын бик тизләткән һәм гадиләштергән. Алар ярдәмендә исәпкә алуның башлангыч нәтиҗәләре апрель аенда ук билгеле булачак, тулы нәтиҗәләр киләсе ел ахырына кадәр ясалачак. Моңа кадәр бу эшкә өч-дүрт ел вакыт кирәк була иде.

Хөкүмәттә узган киңәшмәдә чыгыш ясап, Әкрам Ганиев Бөтенрусия халык исәбен алуны яктыртуда төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының активлыгын билгеләп үтте. Массакүләм мәгълүмат чараларында халык исәбен алу барышы турындагы хәбәрләр саны буенча Башкортстан шартлы Бөтенрусия рейтингында Мәскәү һәм Ростов өлкәләреннән кала өченче урынны алды.

“Уңышка ирешүдә мәгълүмати-аңлату эшләре зур роль уйный, – дип белдерде Башстат җитәкчесе. – Соңгы мәгълүматларга караганда, массакүләм мәгълүмат чараларының активлыгы буенча республика барлык төбәкләр арасында өченче урында тора. Хәбәрләр санына республикада яшәүче халыклар өчен башкорт һәм башка телләрендә чыгарылган материаллар керми, чөнки бу мәгълүмат төп сүзләр буенча автомат рәвештә формалаштырыла. Башкортстанда халыкның бу тарафтан киң мәгълүматлы булуы турында бүгенге көнгә кадәр гражданнардан, шул исәптән исәпкә алучыларга рәхмәт сүзләре белән хәбәрләр һәм шалтыратулар килүе дә сөйли”.

Моннан тыш, халык исәбен алу вакытында министрлык аппаратыннан алып участок уполномоченныйларына кадәр эчке эшләр системасы төгәл һәм нәтиҗәле эшләде, дип билгеләп үтте Әкрам Ганиев.

“Кыска гына вакыт эчендә бик зур эш башкарылды, аның нәтиҗәләре белән хакимиятнең барлык органнары һәм җирле үзидарә органнары – масштаблы дәүләт программаларын һәм проектларын эшләүдән алып, инфраструктураның аерым объектларын: юллар, мәктәпләр, дәваханәләр

һәм башкаларны төзү турындагы карарларга кадәр файдалана алачак, – диде ул. –Республика җитәкчелегенә, министрлыкларга һәм ведомстволарга, муниципалитетларның хакимият башлыкларына рәхмәт белдерәм. Бик күп мәсьәләләрне без бердәм хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, нәкъ менә команда эше ярдәмендә хәл итә алдык”.

 

Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: “Башинформ” агентлыгы сайты.

Мөһим кампанияне тиешенчә үткәрдек
Автор:Илсөяр Гайсина