Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 ноябрь , 14:45

Тынычланырга иртәрәк әле

Кичә муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте.

Тынычланырга иртәрәк әле

Кичә муниципаль район хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте.

Чарада әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район үзәк дәваханәсе баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова, эчке эшләр бүлегенең административ күзәтчелек инспекторы Лиана Рим кызы Газизова, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, “Чакмагыш авыл хуҗалыгы базары” муниципаль унитар предприятиесе директоры Айдар Фәнил улы Насыйров һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Иң тәүдә оператив штаб утырышын алып баручы Реканс Фәнил улы Ямалеев республика Башлыгы үткәргән оператив штаб утырышы яңалыклары белән уртаклашты, бүгенге көндә коронавирус инфекциясе таралуны контрольдә тоту, ковидка, гриппка каршы вакциналануның чиргә каршы торуда төпле чара булып торуын ассызыклады.

Район башлыгы билгеләвенчә, Башкортстанда 2021 елның 1 декабреннән тагын да чикләүләр кертелү көтелә. Ковидка каршы чикләүләр нигезендә санаторий һәм профилакторийларга вакциналану турында сертификат яки соңгы 6 ай эчендә кичерелгән авыру турында белешмә күрсәтеп барырга мөмкин булачак.

“Тикшерү республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары буенча уза, алар бездә дә булды. Кайбер искәртү-кисәтүләр бар, әмма без әлегә яшел зонада торабыз. Бигрәк тә сәүдә нокталарында чикләүләр үтәлеше буенча сораулар бар. Эшне барлык юнәлешләрдә дә төпле план нигезендә алып барырга кирәк, әлбәттә, бу юнәлештә ныклап эшләргә кирәк”, – диде Реканс Фәнил улы.

 

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Тынычланырга иртәрәк әле
Автор:Илсөяр Гайсина