Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 ноябрь , 12:40

Өлкән яшьтәгеләргә – бүләкләр!

Пандемия шартларында өлкән яшьтәгеләр, коронавирус каршында иң бирешүчән кешеләр буларак, аеруча хәвеф төркемендә тора.

Өлкән яшьтәгеләргә – бүләкләр!

Пандемия шартларында өлкән яшьтәгеләр, коронавирус каршында иң бирешүчән кешеләр буларак, аеруча хәвеф төркемендә тора. Олы яшьтәгеләргә игътибарны тагын да арттыру, өлкән кешеләр өчен һәркайсыбызның ярдәме, кайгыртуы мөһим икәнлеген искә төшерү максатыннан үзәк район дәваханәсендә “Бердәм Русия” партиясенең “Наша забота” проекты чикләрендә өлкән буын вәкилләре өчен чираттагы “Өлкәннәрне кайгырту” (“Забота о пожилых”) акциясе узды. Ул атнага бер һәр пәнҗешәмбе көнне оештырыла. Чара барышында 29нчы прививкалар ясау кабинетына коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату процедурасына килгән 65 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызга “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары “сәламәтлек посылкалары” тапшырдылар. Әлеге акциядә катнашучылар вакцина ясатып үз-үзләрен (һәм шул исәптән туганнарын, якыннарын да) вирустан саклап калу мөмкинлегенә дә ия, бер үк вакытта бүләкле дә булдылар. Әлеге акция агымдагы елның 24 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Өлкән яшьтәгеләргә – бүләкләр!
Автор:Илсөяр Гайсина