Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 ноябрь , 11:57

Якташ артиллеристлар турында

Бүген – Русиядә Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне

Якташ артиллеристлар турында

1942 елның нәкъ 19 ноябрендә Кызыл Армия Сталинград янындагы каты бәрелешләрдә кыйратып, немец фашистларын илебездән куып чыгара башлый, Бөек Ватан сугышы кискен борылыш ала. Шул хөрмәткә 19 ноябрь истәлекле бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә. Бүгенге язмабыз илебез тарихындагы канкойгыч сугышта чиксез батырлыклар күрсәткән, югары дрәҗәләргә ия булган, орден-медальләр белән бүләкләнгән кыю якташларыбыз – ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр турында. Иске Бәшир авылында туып-үскән Габдрахман Хәким улы Латыйпов 32нче Кишинев артиллерия полкында 76 миллиметрлы орудие командиры була. Дошман белән сугышта күрсәткән кыюлыгы өчен аңа СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы белән үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөек якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча быел аеруча күп эшләр башкарылды: туган авылында йорт-музей ачылды, Иске Бәшир урта мәктәбе аның исемен йөртә башлады. Рәҗәп авылында туган Галимҗан Минзакир улы Рәхимов Кызыл Армия сафларына алынгач, тәүдә полк мәктәбе, аннары хәрби училище тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда ул кече лейтенант званиесендә була. 1944 елда Рәхимов җитәкчелегендәге артиллерия дивизионы Эстония, Латвия, Литва, Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Галимҗан Минзакир улы майор дәрәҗәсендә тәмамлый. Батыр командирыбыз ике Кызыл Байрак (08.05.1942, 27.02.1945), I (29.05.1945) һәм II (05.11.1944) дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына лаек була. 1945 елның 30 апрелендә III дәрәҗә Кутузов ордены бирелә. Әйтергә кирәк, әлеге хәрби бүләк безнең район тарихында бердәнбер кешегә генә тапшырылган. Бүләкләү кәгазендә түбәндәгеләр язылган: «В боях по уничтожению вражеской группировки войск противника на Земландском полуострове западнее города Кенигсберга в период с 13 по 16.4.1945 года при прорыве обороны противника и его преследовании в направлении г.Фишхаузен майор Рахимов, безотлучно находясь в передовых боевых порядках, бесстрашно вел себя в бою и артиллерийски грамотно использовал огневую мощь своего полка. ...В бою 14.4.1945 года противник перешел в контратаку. Майор Рахимов, находясь на НП, срочно вызвал огонь дивизионом и мощным прицельным огнем рассеял контратакующую пехоту противника, отразив в этот день три яростных контратаки противника, чем обеспечил удержание занятых рубежей и развитие дальнейшего наступления». Сугыштан соң Галимҗан Минзакир улы хәрби хезмәтен дәвам итә. Польшадан алып Ерак Көнчыгышка кадәр төрле гаскәрләрдә җитәкче вазыйфалар башкара. 1964 елда полковник званиесендә отставкага чыга. Тамьян авылыннан Миншәех Тимершәех улы Булатов та данлы хәрби юл үтә. Ул 1927 елның 20 мартында дөньяга килә. Җидееллык мәктәп тәмамлый, колхозда эшли, атлар карый. 1945 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алына. 1948 елда Тбилиси тау-артиллерия хәрби училищесын тәмамлый. Шуннан башлап төрле җитәкче вазыйфалар башкара – взвод, батарея, дивизион, ракета, артиллерия полклары командиры була. Сигез ел дәвамында дивизиянең ракета частьләре һәм артиллериясе начальнигы була. 1961- 64 елларда хәрби академиядә белемен камилләштерә. 1968 елда артиллерия полкы командиры буларак, Чехословакиядәге бәрелешләрдә катнаша. 1978 елда отставкага чыга. 1980-89 елларда Төркестан хәрби округы штабында инспектор булып эшли. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Кызыл Йолдыз ордены (21.02.1969), “Сугышчан хезмәтләре өчен” (26.10.1955) медальләре белән бүләкләнә. Язмабызның дүртенче герое – Рапат авылында туган Һади Кашшаф улы Нуркаев. 1936-37 елларда Ташкент шәһәрендә хәрби училище тәмамлый. 1942 елның маеннан алып немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда катнаша, 389нчы укчы дивизиянең 454нче танкка каршы дивизионы командиры була. Арытаба аны 22нче артиллерия бригадасының 238нче артиллерия полкы командиры итеп тәгаенлиләр, майор званиесе бирелә. Батырлыклары өчен ике Кызыл Байрак (21.09.1944, 30.04.1945), I дәрәҗә Ватан сугышы (10.10.1943) орденнары белән бүләкләнә. Хәрби документларда аның полкы һәм үзе турында түбәндәгеләр язылган: «В период прорыва обороны противника западнее г.Яссы и за время боев с 20.8 по 26.8.44 года 238 артиллерийский полк под командованием майора Нуркаева показал высокую боевую выучку батарей и способность к боевым действиям в любых условиях. Во время артиллерийской подготовки и при поддержке пехоты огнем и колесами полк майора Нуркаева своим огнем подавил и уничтожил много огневых точек, обеспечивая успешное и бесперебойное продвижение пехоты. В период боев Нуркаев лично руководил действиями батарей, умело управляя их огнем и движением, что во многом способствовало успеху наших войск в наступлении». Һади Кашшаф улына туган якларына исән-сау кайту бәхете насыйп булмый: ул 1945 елның 22 мартында Будапешт шәһәрен фашистлардан азат иткәндә батырларча һәлак була. Чакмагыш районы егетләре арасында артиллерия дивизияләре һәм полкларында батарея, взвод, отделение командирлары вазыйфасын башкаручылар бик күп. Шулай ул әлеге хәрби бермәшмәләрдә орудие номеры, шофер, слесарь, фельдшер, элемтәче булганнар да бихисап. Һәммәсе дә илебез азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән һәм орден-медальләргә лаек булган. Алар турында сез туган якны өйрәнүчеләр Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Геройлар. Орденлылар” китабыннан укып белә аласыз. Язмабыз ахырында ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган райондашларыбызны бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, шатлык-куанычларга күмелеп яшәвегезне телибез. 

Якташ артиллеристлар турында
Автор:Денис Мансуров