Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 ноябрь , 09:25

Заман ихтыяҗларына туры килеп

Чакмагыш телевидениесе 16 ел дәвамында халыкка тугрылыклы хезмәт күрсәтә

Заман ихтыяҗларына туры килеп

Бүгенге тормышыбызны урындагы телевидениедән башка күз алдыбызга китерү дә авыр: районыбыздагы барлык мөһим әһәмиятле вакыйгалар телевизион камералар күзәтчелеге астында үтә. Райондашларыбыз ирешкән уңышлар, бөтен яңалыклар белән һәммәсе дә даими танышып бара: республика “Сәлам”телевизион каналы аша безнең телевидение тапшыруларын Башкортстанда гына түгел, ерак төбәкләрдә дә яратып карыйлар. Заман техноло- гияләренең зур тизлек белән үсешә баруы исә телевидениегә барысы да күнеккән зәңгәр экраннар чикләреннән ераккарак чыгу мөмкинлеге дә бирә: интернет челтәре аша Чакмагыш телевидениесе яңылыкларын һәм барлык тапшыруларын Америка, Италия, Франция һәм башка дәүләтләрдәге якташларыбыз һәм аларның дуслары туган җирен сагыну һәм якташлары белән чиксез горурлану хисләрен кичереп карыйлар. Бүген телевидение базары күп төрле һәм мәгълүматларга үтә бай. Тамашачы үзенә охшаган һәм кызыксындырган тапшыруларга өстенлек бирә. Аны алдап булмый: яхшы программалар һәм тапшыруларны йотлыгып кабул итәләр, ә начарларына күз дә салган кеше юк. Шуңа да һәр хезмәткәр, үзләреннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, хезмәтен бөтен осталыгын эшкә җигеп башкарырга һәм уңышларга ирешергә омтыла. Урындагы телевидение ачылып (беренче тапшырулары 2005 елның ноябрь аенда эфирга чыкты), уналты ел дәвамында телевизион тапшырулар агымында йотылып югалмыйча, бүген “Сәлам” республика каналында лаеклы үз урынын тота икән – бу инде Чакмагыш те-левидениесенең кирәклеге һәм мөһимлеге турында тулы дәлил. Алар аша район халкы төбәгебезнең бүгенге тормышын, әйләнә-тирәбездә барган вакыйгалар, ирешелгән уңышлар турында үз күзләре белән күзәтеп бара. Чакмагыш телевидениесендә эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп, яратып, күңел салып башкаручы коллектив тупланган. Зур булмаса да, бүген ул чын профессионаллар командасы – бердәм максат-омтылышлар белән тупланган, тигез ритмлы берләшмә. Шушы еллар эчендә күмәк тырышлык, зур сабырлык, табигый сәләтләрнең тулы көчкә ачылыу аркасында күпме тапшырулар, репортажлар, телефильмнар, телевизион сүрәтләмәләр, социаль әһәмиятле роликлар, музыкаль клиплар дөньяга килгән һәм тамашачы күңелен яуларга өлгергән дә инде! Алар төрле вакытларда урыннарга чыгып, басуларда, мәктәпләрдә, дәваханәләрдә, гаиләләрдә тапшырулар төшерәләр, рейдларда катнашалар, әңгәмәләшәләр, сораштырулар үткәрәләр. Кадр артыннан кадр булып яңалыклар сюжетлары, замандашларыбыз турында тапшырулар, сурәтмәләр, репортажлар һәм башкалар барлыкка килә. Әнә шулай экраннарда ирешелгән казанышлар мәңгеләштерелә бара.Телевидение хезмәткәре эшчән- леге читтән караганда гына мавыктыргыч, өстенлекле һәм кызыклы булып күзгә ташлана, гамәлдә исә һәммәсе дә көндәлек тырыш хезмәт белән тудырыла. Операторлар да,хәбәрчеләр дә эш көннәрендә, ял һәм бәйрәмнәрдә дә һәрчак вакыйгалар үзәгендә: бер генә мөһим вакыйганы да күз уңыннан төшереп калдырмаска, шул ук вакытта барлык таләпләрне төгәл үтәргә һәм, иң мөһиме, һәр чараның төп идеясен тамашачыларга җиткерүгә ирешү өчен үзләренә дә ныклап төшенеп, эчендә кайнарга кирәк. Күпчелектә телевидение хезмәт- кәрләре хезмәт килешүендә беркетелгән вазыйфа – бурычларын төгәл үтәп кенә чикләнмиләр: хәбәрчеләр (үзләре үк – дикторлар да) текстлар язып, сюжетлар һәм тапшыруларын озата барырга гына түгел, ә дөрес итеп грим салырга, эфирга зәвыклы кием сайлап та чыгарга бурычлы. Операторлар исә камерага сюжет төшерүдән тыш студиядә яктылык та булдыралар, тавыш яздыралар, кирәк очракта тиешле декорацияләр дә төзиләр әле. Яхшы сюжет яки тапшыру әзерләгәндә иҗади әзерләнүләр, фантазия һәм үтә сабырлык таләп итә торган монтажлау турында да онытырга ярамый. Операторлар төшергән материалларны компьютерга күчерү, текстлар яздыру һәм кабат төшерелгән күренешләрне тазартып тәртипкә китерү, тиешле фонга көй сайлау, сүрәтләр белән тавышны туры китерү һәм башка кадрдан читтә калган беткесез мәшәкатьләр – барысы да заманча зәвыкка туры килерлек сюжетлар һәм тапшырулар әзерләгәндә мөһим һәм кирәкле хезмәт төрләре. Кыскасы, телевидение хезмәткәрләре бар яклап та универсаль булырга тиеш югыйсә эшеңдә уңышлар яулау мөмкин дә түгел.Телевидениедә эшчәнлек никадәр генә катлаулы һәм авыр булмасын, ул һәрчак кызыклы. Ә инде эшеңнең нәтиҗәләрен озак еллардан соң да архивтан күтәреп күзәткәндә гаҗәпләнү катыш горурлык тойгылары кичерү – үзе бер канәгатьлек хисе. Уңалты ел дәвамында райондашларга хезмәт итеп, урындагы телевидениенең халык арасында зур ихтирам яулавын түбәндәге билгеләмәләр ныклы раслар, дип ышанам. Дамира Казыйханова,муниципаль хезмәт ветераны: – Мин Чакмагыш телевидениесенең беренче тапшыруларыннан ук алардан аерыла алмыйм. Район гәзите белән бергәләп алар тарих елъязмасын алып бара, районыбыз казанышларын еракларга тарата. Киләчәктә дә иҗади куәтегез саекмасын, эшчәнлегегез канәгатьлек хисләре генә китерсен, дип телим. Рәсимә Ильясова, хаклы ялдагы укытучы, һәвәскәр шагыйрә: –Районыбызда телевидение хез- мәткәрләре үтә мөһим һәм җаваплы бурыч башкара: алар көндәлек тормышыбызны, барлык яңалыкларны түкми-чәчми зәңгәр экраннарга зур осталык белән күчереп, хезмәт кешеләрен данлый, районыбызның мәртәбәсен арттыра. Шәхсән үземә дә берничә тапшыру герое булырга туры килгәне бар, шуңа күрә эшчәнлекләренең авыр һәм мәшәкатьле икәнен белеп торам. Артабан да гел уңышлар юлдаш булсын.

Автор:Фанис Амирханов