Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь , 15:59

Барлык балаларның да хокуклары якланырга тиеш

20 ноябрьдә Бөтендөнья балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләнелә. Бу чараның төп максатлары арасында балаларга хокукый ярдәм генә түгел, ә дәүләттән тиешле ярдәмне куллану мөмкинлекләре турында аңлату, консультацияләр бирү каралган. Әлеге дата 145 дәүләттә билгеләп үтелә. Безнең илебездә исә ул Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне дип атала. Бу бәйрәм бөтен дөнья балалары проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү өчен булдырылган, шулай ук балалар һәм өлкәннәр арасында үзара аңлашуга ирешүгә юнәлтелгән көн дә.

Район мәгариф бүлегендә шушы дата уңаеннан махсус чара узды. Авыр тормыш шартларында калган гаиләләргә, үги ата җәберләвенә дучар булган балаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче әнинең үтенече, опекада торучы балаларга һәм күп балалы гаиләләргә югары уку йортына укырга керер өчен юлламаны кайдан алып булачагы турындагы мәсьәләләр каралды. Монда балигъ булмаган балалар белән эшләү төркеменең өлкән инспекторы Гөлнара Вил кызы Бакиева, опека бүлеге хезмәткәрләре Эльвира Мәдхәт кызы Бәдретдинова, “Гаилә” хезмәтеннән Әлфия Альфред кызы Гәрәева, район хакимиятенең балалар хокукларын яклау буенча җаваплы сәркатип Гөлнара Шамил кызы Бакиева, мәгариф бүлеге юристы Миләүшә Ринат кызы Каримова һәм методик хезмәт мөдире Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангулова, Русия юристлары ассоциациясе юристы Олеся Олеговна Никитина катнашты.

Барлык балаларның да хокуклары якланырга тиеш
Автор:Индира Латыпова