Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь , 16:04

Сак булыгыз: юка боз!

Юка боз өстенә чыгуның хәвефлелеге турында кисәтәбез

Сак булыгыз: юка боз!

Республика территориясендә һава температурасы түбән булу сәбәпле, күлләрдә, буаларда, сулыкларда боз катламлы өслек барлыкка килү процессы башланды. Әмма аның калынлыгы әлегә боз өстендә йөрү өчен җитәрлек түгел. Юка боз өсте ел саен кешеләрнең үлеменә сәбәпче була һәм еш кына әлеге табигать бәла-казасы корбаннарына балалар һәм балыкчылар әверелә.

Мәсәлән, 15 ноябрьдә Дүртөйле районы Аргамак авылында яшәүче бер ир-ат буа аша чыгып, юлны кыскартырга һәм билгеләнгән пунктка тизрәк барып җитәргә карар кылган, дип хәбәр итә “Башинформ”. Боз ир-атның авырлыгына түзми һәм ул салкын суга төшеп китә. Бәхеткә, янәшәдә бер хатын килеп чыга, ул коткаручыларны ярдәмгә чакыра. Ир-атны уңышлы гына судан тартып чыгаралар.

5 ноябрьдә республиканың Илеш районында сулык янында уйнаган алты яшьлек малай яңа гына барлыкка килгән боз катламына чыга һәм су астына китә. Кызганычка каршы, баланы коткара алмыйлар, ул һәлак була.

Белгечләр бүгенге көндә бозга чыгу катгый тыела, дип кисәтә. Кеше өчен калынлыгы 10-12 см дан да ким булмаган боз өслеге(бер җәяүле өчен) хәвефсез санала. Гади хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәсәң, мондый һәлакәтләрдән котылырга була. Алар турында Башкортстанның республика белән идарә итү үзәгенең гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты вәкиле Альбина Вәлиева сөйләде. Форсаттан файдаланып, ул кагыйдәләрне искә төшереп үтәбез:

– сулыкларны тыелган урыннарда кичмәгез;

– ялгызыгыз боз өстендә балык тотарга бармагыз;

– кыш башында юка бозга чыкмагыз (боз шыгырдап ватыла, яргалана );

– кыш башында сулыкның уртасы аеруча куркынычлы. Кыш азагында яр буе участоклары, агызу торбалары янындагы участоклар, күперләр асты хәвефле;

– тәүлекнең караңгы вакытында һәм күренеш начар булганда (томан, кар, яңгыр) бозга чыгарга ярамый;

– бозның ныклыгын аяк белән тибеп-сугып тикшерергә ярамый;

– сулыкны мәҗбүри кичкәндә салынган сукмаклардан яки тапалган эздән барырга кирәк;

– аерым боз участокларында төркемләп җыелмаска.

Әти-әниләр! Балаларны боз өстенә (балык тотарга, чаңгыда һәм тимераякта шуарга һ.б.) караучысыз җибәрмәвегезне, аларга бозның хәвефлелеге турында кисәтүне, аңлатуыгызны сорыйбыз!

Әгәр боздагы вакыйга шаһиты булсагыз, кичекмәстән 112 телефоны буенча ашыгыч ярдәм хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте шулай ук республика халкын ярылган бозга эләгү яки боз астына төшеп китү очракларында түбәндәге иминлек кагыйдәләрен истә тотарга чакыра:

– паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, кичекмәстән тукталырга, сак кына борылырга, ятарга һәм үз эзләрең буйлап артка таба шуышырга.

– әгәр боз ватыла яки ярыла башласа, сулыкның өслеге сезнең өчен хәвефсезгә әверелгәнче сак кына боз өстенә ятарга һәм үз эзләрең буйлап кире шуышырга яки аякларны боздан аермыйча, авырлык олы мәйданга төшсен өчен киң аерып, үз эзеңнән ярга аякны шудырып атлап чыгып китәргә кирәк.

Әгәр дә суга чумудан котылып булмый икән, тынычлыкны саклап калу бик мөһим. Шунда ук судан чыгу юлын карарга кирәк:

– бозның үзегез килгән ягына чыгыгыз; кулларыгызны ян-якка җәегез һәм боз кырыена ябышырга омтылыгыз һәм су өстендә тотып калырга тырышыгыз. Бәкенең агымы сезне боз астына алып китмәслек җиренә күчәргә тырышыгыз;

– бозны ватмаска тырышып, кискен хәрәкәтләр ясамый гына күкрәк белән боз кырыена ятыгыз, сак кына башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куегыз;

– боз чыдаса, җай гына әйләнә-әйләнә ярга таба шуышыгыз;

– судан чыккач, 2-3 метр читкә шуышып үтегез, тизрәк торыгыз һәм якындагы торакка барыгыз;

– тиз арада медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде