ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 ноябрь 2021, 16:45

Идарә итәргә – ныклап әзерләнеп

23-24 ноябрь көннәрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәлек академиясе (БАГСУ) вәкилләре муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча семинар оештырдылар.

Идарә итәргә – ныклап әзерләнеп
Идарә итәргә – ныклап әзерләнеп

23-24 ноябрь көннәрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәлек академиясе (БАГСУ) вәкилләре муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча семинар оештырдылар.

Укуның беренче көнендә муниципаль район хакимияте башлыгы БАГСУ вәкилләрен һәм биредәгеләрне сәламләгәннән соң, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәлек академиясе ректоры Данияр Мәүлияр улы Абдрахманов, Дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы мөдире, философия фәннәре кандидаты, дипломлы икътисадчы, доцент Илшат Шәвәли улы Рысаев, Дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты, философия фәннәре кандидаты, доцент Марат Ильич Халиковның чыгышлары тыңланды, район авыл биләмәләре башлыклары һәм эшләр белән идарә итүчеләр өчен җирле үзидарәне камилләштерүнең актуаль мәсьәләләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең, санлы трансформация шартларында белгечләрнең өстәмә белемен проектлау һәм тормышка ашыру темалары күтәрелде, җанлы әңгәмәләшү үтте.

Шулай ук бу көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбендә, гимназиядә һәм Башкортстан аграр-технология колледжында укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү программасы буенча очрашулар оештырылды. Һөнәри юнәлеш бирү һәм кабул итү бүлеге начальнигы Лилия Марат кызы Гафиятуллина уку йортына кабул итү кагыйдәләре белән таныштырды, югары уку йортында укудан соң эшкә урнашу, уку хакы, мохтаҗ студентлар өчен тулай торак мәсьәләләре турында һәм башка сорауларга тулы җаваплар бирде.

Бүген исә хакимият урынбасарлары, бүлек башлыклары һәм белгечләр “Хәзерге шартларда районның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру үзенчәлекләре” дигән темага үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар. Санлы трансформация шартларында районның социаль-икътисади үсеше нигезләре буларак кадрлар потенциалын формалаштыру һәм үстерү турында фикер алыштылар, слайдлар карадылар.

Фәһемле чара иң истә кала торган һәм җаваплы мәл – Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәлек академиясе (БАГСУ) һәм безнең район хакимияте арасында

хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую һәм семинарда катнашучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Ике көн дәвамында барган квалификация күтәрү курслары уңышлы узды. Идарәлек итү юнәлешендә һөнәри кадрлар әзерләү буенча республиканың бердәнбер махсуслаштырылган уку йорты белән хезмәттәшлек итү турындагы килешү хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен ныграк арттыру һәм районның үсеш моделен төзү өчен зур мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: