ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 декабрь 2021, 12:30

Боз шәһәрчегендә эш кайный

Яңа ел – елның иң серле, могҗизалы һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтеп ала. Әкияттәй боз шәһәрчекләре, кар таулары һәм бизәлгән чыршылар да шуның бер өлеше булып тора. Һава шартлары бик үк уңай булмауга карамакстан, район үзәгендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре кайный.

Боз шәһәрчегендә эш кайный
Боз шәһәрчегендә эш кайный

Яңа ел – елның иң серле, могҗизалы һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтеп ала. Әкияттәй боз шәһәрчекләре, кар таулары һәм бизәлгән чыршылар да шуның бер өлеше булып тора. Һава шартлары бик үк уңай булмауга карамакстан, район үзәгендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре кайный.

Бу көннәрдә Гаилә ялы паркы территориясендә боз шәһәрчеге төзелешенең иң кызган чоры. “Чакмагыш-Аренасы” боз шугалагы, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм аерым кешеләр тырышлыгы белән биредә эш җанлы бара. Кемнәрдер Яңа елның төп бизәге булган чыршы тирәсендә кайнаса, икенчеләре тау эшләү белән мәшгуль, ә инде скульптор осталыгына ия белгечләр әкият геройларын һәм ел символларын боздан кою эшләрен тәмамлап килә. Айдар Габдуллин, Илгиз Ибраһимов, Артур Тәүзыйхов тудырган матурлык бәллүр сувенирлардан һичкенә дә калышмый. Смена начальнигы Айдар Хәмидулла улы Габдуллин әйтүенчә, алар өченче ел боздан сыннар ясый. “Быел боз узган елдагы кебек түгел, юка. Шуңа күрә аның конструкциясе ныклы булсын өчен, һава торышы шартларына яраклашырга, бозның калынлыгын киметергә туры килде. Фигуралар дизайны ел саен үзенә башка, үзенчәлекле була, яңа төрлеләрен дә өстәп торабыз. Бүген-иртәгә эшне тәмамларга планлаштырабыз. Эшләр күп, барысына да өлгерергә кирәк. Барыбыз да уртак максат белән берләшеп,бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез”, – диде ул эш барышы белән таныштырып.

Күз явын алырдай фигуралар район үзәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны сөендереп торыр һәм бәйрәм көннәрендә һәммәсенә дә әкият дөньясын булдырып, шатлык һәм бәйрәм кәефе бүләк итәр, бизәлеш райондашларыбызга ошар дигән теләктә калабыз.

Боз шәһәрчегендә эш кайный
Боз шәһәрчегендә эш кайный
Боз шәһәрчегендә эш кайный
Боз шәһәрчегендә эш кайный
Боз шәһәрчегендә эш кайный
Боз шәһәрчегендә эш кайный
Боз шәһәрчегендә эш кайный
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: