Белүебезчә, республикада 14 декабрьдә Башкорт теле көне билгеләнә. Төбәк Башлыгы Р.Ф.Хәбировның 2019 елның 29 октябрендәге УГ-386 санлы “Башкорт теле турында”гы һәм агымдагы елның 19 февралендә кул куелган УГ-70 санлы “М.Акмулланың тууына 190 ел тулуны билгеләү турында”гы Указлары нигезендә министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә 2021 елда Башкорт теле көнен үткәрү концепциясе һәм планы эшләнде. Әлеге концепция нигезендә 7 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр “Җиде адым” марафоны чикләрендә төрле чаралар оештырыла. Ул башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе М.Акмулланың “Нәсихәтләр”енә нигезләнеп уткәрелә. Әлеге марафон чикләрендә һәр көнне үткәрелгән чаралар бөек мәгърифәтче дан җырлаган кешелекнең иң күркәм рухи-әхлакый сыйфатларына багышланган эчтәлекле итеп оештырыла
Моннан тыш, төбәкнең барлык муниципаль берләшмәләрендәге һәм шәһәр округларындагы оешма-учреждениеләрендә җәмәгать-мәдәни һәм мәгълүмәти-агарту чаралары әзерләнә.
Рәзилә Арсланова әзерләде.
#башҡорттелекөнө2021марафон, #Деньбашкирскогоязыка.