ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 декабрь 2021, 11:17

Ике яктан ике балаң күзеңә карап торганда...

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне

Ике яктан ике балаң күзеңә карап торганда...
Ике яктан ике балаң күзеңә карап торганда...

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне
Бәллүр, бәллүр, бәллүр тамчы —
Балам күзләре.
Мәңгелеккә хәтеремдә
Анам сүзләре...
Камил Дәүләтшин.
Җир йөзендәге иң бөек затларга без әни дибез. Һәр ана үзенчә матур, үзенчә бөек. Хатын-кызның бу тормыштагы иң мөһим һәм гүзәл бурычы – ана булуда. Мең газаплар күреп, бу дөньяга яңа тормыш бүләк иткән, гомере буе йөрәк парәләре өчен җанын бирергә әзер булып, барлык авырлыклардан курчалап яшәргә омтылган бу гүзәл затларның һәркайсы иң зур бәхеткә, якты язмышка лаек та бит. Әмма Җирдәге яшәгән кешеләр бертөрле генә булмаган кебек, аларның язмышлары да күктәге йолдызларның санынча, диләр. Бу дөньяга туачак һәр адәм баласының үзенә тәгаенләнгән язмышы ул Җиргә килгәнче үк күкләрдә язып куела, дигән ышану яши бездә. Тәкъдирләрдә теркәлгән күрәчәктән бер генә кеше дә котылып кала алмый торгандыр ул, мөгаен. Зур өметләр баглап, тугыз ай дәвамында йөрәк астында йөрткән сабыен – дөньядагы иң зур язмыш бүләген зарыгып көтеп алган Анага табибларның аяз көнне яшен суккандай тәэссир иткән хөкемен ишетү кебек аң белән кабул итү дә котычкыч авыр хәлләр бу дөньяда бөтенләй булмасын иде дә бит... Әмма адәм балаларына алда әйтелгән тәкъдирдә язылганнарга каршы килә алу кодрәте бирелмәгән, язмышлардан узмышлар да юк шул.
Район үзәгендә яшәгән Әлфинә Әхнәф кызы Хәйруллина әнә шундый язмышнын ир-егетләр дә сыгылырлык авырлыгын үз иңнәрендә бер генә түгел, икеләтә күтәргән көчле рухлы якташларыбызның берсе.
Аның турындагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 3 декабрьдә дөнья күргән 96нчы санында танышырга була.

Ике яктан ике балаң күзеңә карап торганда...
Ике яктан ике балаң күзеңә карап торганда...
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: