ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 декабрь 2021, 15:14

Мәктәп автобусларының рульләре ышанычлы кулларда

Кызганычка каршы, соңгы вакытта республика автомобиль юлларында транспорт чаралары катнашлыгындагы фаҗигаләрнең артуы күзәтелә. Ахыры аяныч тәмамланган һәлакәтләр дә әледән-әле теркәлеп тора. Пассажир балалар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләре аеруча борчылу тудыра, чөнки җәмгыятебезнең киләчәге булган балаларның хәвефсезлеге зур җаваплылык сорый.

Мәктәп автобусларының рульләре ышанычлы кулларда
Мәктәп автобусларының рульләре ышанычлы кулларда

Кызганычка каршы, соңгы вакытта республика автомобиль юлларында транспорт чаралары катнашлыгындагы фаҗигаләрнең артуы күзәтелә. Ахыры аяныч тәмамланган һәлакәтләр дә әледән-әле теркәлеп тора. Пассажир балалар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләре аеруча борчылу тудыра, чөнки җәмгыятебезнең киләчәге булган балаларның хәвефсезлеге зур җаваплылык сорый.

Районыбыздагы мәктәп укучыларын укырга йөртүче “Дети” дип язылган сары төстәге автобусларны барыбыз да күреп таныйбыз. Мәктәп автобусы водителенең төп бурычы – үз пассажирларын мәктәпкә йөртү һәм өенә хәвефсез кайтарып җиткерү. Аларның пассажирлары – балалар. Шуңа күрә районыбызда һәм республикада водительләрнең һөнәри осталыгына аерым таләпләр куела. Агымдагы елның ноябрь аенда БР “Башавтотранс” ГУП автодромы мәйданчыгында “Иң яхшы мәктәп автобусы водителе” дип аталган һөнәри осталык буенча республика конкурсында безнең район вәкилләре дә катнашты. Иң тәүдә иң яхшы водительне ачыклау, мәктәп балаларын йөртүдәге хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту һәм аларның иминлеген тәэмин итү максатында районда мәктәп автобусы водительләренең һөнәри осталык конкурсы үтте. Беренче турда конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярышты, белемнәрен тикшерде. Икенче тур автодромда дәвам итте. Биредә водительләр “бокс”, “парковка”, “змейка”, “автобус тукталышы”, “стоп” һәм башка фигуралар янында күнегүләр башкарды. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр күрсәткән һәм күп балл җыючылар – Рәҗәп урта мәктәбе водителе Дамир Рифгать улы Гыйльметдинов һәм Имәнлекул урта мәктәбе водителе Фларит Мәгънәнур улы Моратов республика этабында катнашып, көч сынашты.

Гомумән әйткәндә, балалар автобусы водителе булып игътибарлы, үз эшенең җаваплылыгын тойган, белемле,тәртипле, тәвәккәл кеше генә эшли ала. Әлеге водительләр дә нәкъ шундыйлардан. Алар көн дә ничәмә-ничә чакрым араны узып, балаларны Белем иленә илтә, өйләренә алып кайта. Мәктәпкәчә яшьтәге, укучы балаларның иминлеге беренче чиратта техниканың төзек һәм шоферларның уяу булуыннан тора.

Чит авыллардан урта мәктәпләргә йөреп укучылар – мәктәп автобуслары пассажирлары. Аларның гомерләре һәм сәламәтлекләре өчен җаваплылыкны

үз иңнәренә алып, автобус водительләре көн саен авыл-мәктәп маршрутын уза. Рәҗәп урта мәктәбе автобусларының берсен Дамир Гыйльметдинов хезмәтләндерә. Утыз еллык водитель стажына ия тәҗрибәле хезмәткәр үз бурычын зур җаваплылык һәм тырышлык белән башкара.

Балаларны исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөртү өчен мәктәп автобусы водителенә нинди сыйфатларга ия булу, нинди чаралар күрү мөһим, дигән сорауга Дамир Рифгать улы: “Минем өчен иң мөһиме – маршрутлар хәвефсез үтсен. Шуның өчен тизлек режимын сакларга, юлда ипле йөрергә кирәк. Шөкер, моңа кадәр күңелсезлекләрнең булганы юк, булмасын да”, – дип җавап кайтарды.

“Дамир Рифгать улы Гыйльметдинов безнең мәктәптә 2004 елдан бирле эшли. Ул һәрвакыт үз эшен тырышып, югары һөнәри дәрәҗәдә, вазыйфа инструкцияләре таләпләре нигезендә башкара. Төрле типтагы автомобильләр белән оста идарә итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча гына автобусны эксплуатацияләүне гамәлгә ашыра. Машинаның техник торышын тикшерү һәм юлга чыгу алдыннан автомобильне кабул итүне җентекләп башкара. Җитешсезлекләрне вакытында ачыклый белә һәм аларны бетерү буенча тиешле чаралар күрә. Укучыларны автобуска утыртуны, аларның хәвефсезлеген тәэмин итүне контрольдә тота. Даими рәвештә шәхси һөнәри әзерлеген камилләштерү юнәлешендә эшли. 2007 елдан башлап Рәҗәп авыл биләмәсе депутаты да ул”, – ди Рәҗәп урта мәктәбе директоры Редик Хәмзә улы Хәкимов аның хезмәтен билгеләп.

Дамир Рифгать улының эше иртә таңнан башлана. Аңа иртәнге сигезенче яртыда Яңа Балак, Байбулат, Яңа Бирде авылларыннан 20ләп баланы Рәҗәп урта мәктәбенә һәм балалар бакчасына алып килү йөкләтелгән. Ата-аналар аңа иң кадерле кешеләрен һич икеләнүсез ышанып тапшыра. Чыннан да, мәктәп автобусы водителе – балаларга үзе яхшы үрнәк, шуңа күрә аны балалар да үз итә, ата-аналар да, мәктәп коллективы да яхшы яктан гына телгә ала.

Имәнлекул урта мәктәбе автобусы водителе Фларит Мәгънәнур улы Моратов та шундый җаваплы, үз эшенең остасы булган водительләрдән санала. Биредә озак эшләмәсә дә, ул үзен тәртипле, җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтеп өлгергән, үз-үзенә таләпчәнлеге белән аерылып тора.

Мәктәп автобусы водителе эшенең нечкәлекләре, аңа хас сыйфатлар турында сорашкач, ул да иң беренче итеп балаларны йөртүче водитель пасажирларының хәвефсезлеген тәэмин итәргә, балалар белән уртак тел таба

белергә, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә, тизлекне арттырмаска, –гомумән әйткәндә, юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм уяу булырга тиеш, диде.

– Водитель эше – бик җаваплы хезмәт инде ул, ә мәктәп автобусы водителе булу икеләтә җаваплы. Хезмәттәшем Инзәр Габдрахманов, биредә озаграк эшләүче водитель буларак, миңа әлеге эшнең барлык нечкәлекләрен өйрәтеп, киңәшләр биреп тора. Аның белән бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып, тату эшлибез. Безгә бит ата-аналар иң кадерле кешеләре – балаларының хәвефсезлеген ышанып тапшыра. Шуңа күрә юл хәрәкәте хәвефсезлеге – безнең эштә иң мөһиме. Балаларны исән-имин йөртү, кайтарып кую – безнең төп бурычыбыз, – дип йомгаклады әңгәмәсен булдыклы водитель.

Мәктәп автобусларының рульләре ышанычлы кулларда
Мәктәп автобусларының рульләре ышанычлы кулларда
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: