Заманыбыз күп төрле үзгәрешләр кичереп тора. Инновацион технологияләр арта, күбәя. Төрле заманча мессенджерлар үз яңалыкларын, таләпләрен кертә.
Шуларга ияреп, редакциянең интернет киңлекләрендә мөмкинлекләрен үстерүдә квалификацияне күтәрү буенча бик күп журналистлар таныклыклар алды.
Башкортстанда медиамәктәпне беренче тәмамлаучылар квалификацияләрен күтәрү турында таныклыклар алды. Ул республика Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм Республика Башлыгы каршындагы курсларга Дәүләт хезмәте һәм идарәлек академиясенең уртак проекты булды. Курсларга 80ләп кеше җыелган иде, алар арасында баш мөхәррирләр, җаваплы сәркәтипләр, хәбәрчеләр, СММ-белгечләр, веб-мөхәррирләр, администраторлар да булды.
Укуның беренче атнасы онлайн форматта барды. Билгеле остазлар Владимир Косютин, Индира Кодзасова, Михаил Пономарнеко, Елена Садыйкова, Әлфия Байбурина, Илнур Рамазанов, Артур Хәсәнов, Дмитрий Шаталин, Станислав Шахов, Зөһрә Сәиткулова төпле һәм ныклы белем бирделәр, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укуның икенче атнасында журналистлар студентлар ролендә булып, алынган белемнәрен аудиторияләрдә практикада тикшереп, спикерлар алдында белемнәрен күрсәттеләр. “Вконтакте”, “Одноклассники”, “Инстаграм”, “Телеграм”, “Тик-ток” кебек платформаларда эшләүне камилләштерү сабаклары аларны карап һәм укып баручыларның санын арттыругап булышлык итәчәк.
Занятиеләр үзенчәлекле, мавыктыргыч барды. Бик күп коллегаларыбыз шушы платформаларда озак вакыт эшләп, күп тәҗрибә туплаган булганлыктан, яңа дусларына үзләре белгәннәрне аңларга булышлык иттеләр. Мәктәптәгечә өйгә бирелгәннәрне үтәдек, кул күтәреп җаваплар
тоттык. Кызыклы студент тормышы бик кыска булды, курсларның иң дулкынландыргыч мәле дә килеп җитте.
Чарада төбәкнең матбугат агентлыгы җитәкчесе Максим Владимирович Ульчев алдыбыздагы чыгышында “Алган белемнәрегез файдага булсын. Матбугат басмаларының дуслары даими артсын. Яңа платформаларда эшләү үзенчәлекле ярыш рухында барсын. Туплаган тәҗрибәгез эшегездә файдалы булсын, яңа казанышларга
– Журналистикада бу юнәлешнең башы Республика Башлыгы Радий Хәбировның апрель аенда үткәрелгән “Медиаҗыен” форумындагы чыгышындагы тәкъдиме буенча оештырылды, – диде проектны оештыручы җитәкче Зөһрә Сәеткулова. Ул шулай ук бу чарада ярдәм иткән спикерларга, медиамәктәптә белем алган тыңлаучыларга ихлас рәхмәт җиткерде.
Максим Владимирович Ульчев медиамәктәпнең беренче чыгарылыш укучыларына квалификацияне күтәрү турындагы таныклыклар тапшырды, соңыннан барыбыз да истәлеккә фотога төштек.