+23 °С
Ачык
5 декабрьдә Русиядә Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем волонтер хөрмәтләнде. Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм Башкортостан Республикасы яшьләр сәясәте комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Фидакарь хезмәтләре, ирекле ярдәм, шулай ук республика территориясендәге әһәмиятле чараларны уздыруга керткән өлешләре өчен унике волонтер Рәхмәт хаты һәм бүләкләр белән билгеләнде.