ИГЕНЧЕ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 декабрь 2021, 16:20

Юлларда фаҗигаләрне кисәтү өчен

Югары технологияләр һәм транспорт хәрәкәте зур үсеш алган заманда яшибез.

Юлларда фаҗигаләрне кисәтү өчен
Юлларда фаҗигаләрне кисәтү өчен

Югары технологияләр һәм транспорт хәрәкәте зур үсеш алган заманда яшибез. Кешеләр тормышын яхшырту һәм җиңеләйтү өчен кулланылган һәм без инде күптән күнеккән транспорт чараларыннан файдалану кагыйдәләрен санга сукмаганда сәламәтлеккә зыян китерүче, хәтта гомерләрне өзүче хәвеф чыганагы да булып тора. Төрле урыннарда, төрле юлларда юл-транспорт вакыйгалары булганлыгы турында көн саен ишетеп торабыз. Аларда балалар зыян күрүе, аларның сәламәтлегенә зарар килүе һәм иң фаҗигалесе – гомерләре өзелүе дә көн яңалыклары лентасында чагылуы һәр вакыт шомландыра, уйланырга мәҗбүр итә. Белүебезчә, бәла килгәнче аны кисәтү мең мәртәбә яхшырак. Чын мәгънәсендә меңләгән кешенең гомере исәбенә тупланган тәҗрибә, “кан белән язылган” юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү бик күп фаҗигаләрдән коткарып, саклап калырга мөмкин. Балаларга аларны кече яшьтән үк өйрәтү аеруча мөһим. Чакмагыш гимназиясе педагоглары бу җәһәттән даими эшчәнлек алып бара, монда еш кына юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча төрле тәрбияви чаралар үтә. Күптән түгел аларның чираттагысы – яктылык кайтаручы элементлар йөртүнең мөһимлеген ассызыклаган, балаларга бу хакта аныклап аңлатуга багышланганы үтте.
Табигатьтә мизгелләр үзгәреп, көн яктысы кыскарган, караңгылык тәүлекнең күбрәк вакытына хакимлек итүне “үз кулына” алган әлеге ел фасылына аяк бастык. Мондый вакытта яктылык кайтаручы элементлар булган киемнәрдән йөрү яки ерактан ук ялтырап торган шундый элементларны йөртү мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Бу, әлбәттә, тәү чиратта балалар өчен мөһим. Чөнки җәяүлеләр – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган, еш кына хәвефкә дучар булучы категориясе һәм аларның киемендә яктылык кайтару элементлары булуы аеруча мөһим. Бу элементлар – фликерлар – беләзек, брелок кебек аксессуарлар рәвешендә дә, рюкзакларга, сумкаларга, киемнәргә, аяк киемнәренә яктылык кайтаручы түгәрәк рәвешендә ябыштырылган булырга тиеш. Бу очракта машина руле артындагы водитель караңгы вакытта җәяүләп китеп баручыны якынча 150 метр ераклыктан ук күрә ала һәм, әлбәттә, фаҗигане булдырмау чарасын күреп өлгерә.
Педагоглар ата-аналарга да мөрәҗәгать итеп, аларны балаларының хәвефсезлеген тәэмин итәргә, мотлак рәвештә яктылык элементлары булган кием яки аксессуарлар булдырырга чакыра.


Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Чакмагыш гимназиясенең инстаграм челтәрендәге сәхифәсе.

Юлларда фаҗигаләрне кисәтү өчен
Юлларда фаҗигаләрне кисәтү өчен
Юлларда фаҗигаләрне кисәтү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: