Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 гыйнвар , 21:40

Олысы да, кечесе дә чыршы тирәли күңел ачты

Яңа ел– һәркемнең иң яраткан бәйрәмедер, мөгаен. Серле, могҗизалы Яңа ел төнен һәммәбездә зур өметләр, иксез-чиксез хыяллар белән каршы алабыз.

Олысы да, кечесе дә чыршы тирәли күңел ачты

Яңа ел– һәркемнең иң яраткан бәйрәмедер, мөгаен. Серле, могҗизалы Яңа ел төнен һәммәбездә зур өметләр, иксез-чиксез хыяллар белән каршы алабыз. Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр һәр көнне Гаилә ялы паркындагы чыршы янәшәсендә күңел ачу чаралары үткәрелә. Бүген кичке 18.00да Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре биредә Яңа ел күңел ачу программасы оештырдылар. Кыш бабай, Кар кызы, һәм башка әкият геройлары белән балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә рәхәтләнеп чыршы тирәли әйләнделәр, төрле уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, татлы күчтәнәчләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Аларның һәммәсенең дә йөзләрендә кояш балкыды. Барысы да бәйрәмнән канәгать һәм шат калдылар.

Автор:Илсөяр Гайсина