Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 гыйнвар , 08:00

Район халкының теләге чынга ашты

Елдан-ел үсә барган, республикада алдынгы төбәкләрнең берсе булган районыбызда үзәк дәваханәнең поликлиникасын яңарту, заман таләпләренә җавап бирә торган иркен бина төзү, дәвалау учреждениесен югары технологияле аппаратура˜ җиһазлар белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып торды. Ниһаять, район халкының бердәм теләге тормышка ашты.

Район халкының теләге чынга ашты

Елдан-ел үсә барган, республикада алдынгы төбәкләрнең берсе булган районыбызда үзәк дәваханәнең поликлиникасын яңарту, заман таләпләренә җавап бирә торган иркен бина төзү, дәвалау учреждениесен югары технологияле аппаратура˜ җиһазлар белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып торды. Ниһаять, район халкының бердәм теләге тормышка ашты. Көтеп алынган Яңа ел бәйрәме алдыннан — 26 декабрьдә яңа поликлиниканы техник ачу чарасы үтте. Бу көнне районыбызга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров килеп, яңа медицина учреждениесендә башкарылган эшләр белән танышты. Поликлиника “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм төбәк Хөкүмәтенең ярдәме белән төзелде. Яңа поликлиника моңа кадәр шушы максатта файдаланылган бина белән икенче кат биеклегендә җылытылган кичү (переход) ярдәмендә тоташтырылган. Моннан тыш, яңа бинада лифт белән күтәргеч җаланма да җиһазланган. Бу сәламәтлеге торышы буенча хәрәкәтләре чикләнгән кешеләргә бөтен катларга да каршылыкларсыз менәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа поликлиника белән танышу барышында Радий Фәрит улы табиб кабинетларын, барлык тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән операция һәм рентгенология блокларын карап чыкты. Монда клиника диагностика лабораториясе, эндоскопия бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, балалар бүлеге эшләячәк. Яңа бина янында газ казанлыгы һәм трансформатор под станциясе урнаштырылган. Яңа поликлиника ачылганнан соң биредә өлкәннәр дә, балалар да хезмәтләндереләчәк. Авырулар диспансерлаштыруга килгән кешеләр белән бергә туры килмәсен өчен пациентлар агымы бүленәчәк. Бу учреждениедә бер смена дәвамында 250 кеше кабул итеп булачак. Әлегә кадәр табиблар амбулатор ярдәмне моннан 47 ел элек төзелгән бинада күрсәтте. –Бу объектны бөтен чакмагышлылар озак вакыт дәвамында көтеп алды. Яңа поликлиниканы заманча медицина җиһазлары һәм техника белән тәэмин итәчәкләр. Бу үз чиратында хезмәтләндерү сыйфатын күпкә яхшырта. Мәсәлән, 2007 елда җитештерелгән иске рентген аппараты мәгълүматны тиешле дәрәҗәдә күрсәтеп җиткерә алмый иде. Цифрлы яңа диагностика җиһазлары, шул исәптән видеогастроскоплар и видеоколоноскоплар, авыруларны иртә стадиясендә үк ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова. – Төзелеш үткән елның апрель аенда башланган иде. Ә беренче пациентларны без лицензия алгач кабул итәчәкбез. Без бик шатбыз һәм яңа, уңайлы шартларда эшли башлау өчен төзелеш тәмамлануын түземсезлек белән көтәбез. Республика Башлыгы шушы күркәм төзелешне тормышка ашыручыларга ихлас рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итте.

Район халкының теләге чынга ашты
Автор:Рәзилә Арсланова