Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 гыйнвар , 16:00

Йолдызнамәләргә ниләр фаразлый?

2022 ел – су юлбарысы елы

Йолдызнамәләргә ниләр фаразлый?

Аңардан ниләр өмет итәргә?! Көнчыгышта зәңгәр төс иң тотрыксыз санала, – димәк, безгә үзгәрешләргә әзер булырга кирәк. Кучкарлар өчен ел башы бераз уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Кәефнең һәм тормыш энергиясе кимүен фаразлыйлар. Июнь-июль айларында яңа танышулар, финанс мәсьәләләр буенча яңа тәкъдимнәр булуы ихтимал. Көз айларындагы тәкъдимнәргә игътибарлырак булырга, аларның куркынычка этәрү очраклары булуы ихтимал. Акчагызны, көчегезне юкка гына бетерүегез бар. Үгезбозауларга карьера үсеше, уку һәм бизнес кору өчен бик уңайлы ел. Алга китеш булсын өчен сезнең үз тырышлыгыгыз таләп ителәчәк. Яз айлары – яңа мөмкинлекләр чоры, тик апрель-май айларында кыенлыклар килеп чыгуы ихтимал. Акчаларыгызны бик сарыф итмәгез, йолдызлар сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга киңәш итә. Көз шәхси тормышка уңай үзгәрешләр алып киләчәк, кайбер гаиләләрдә ишәю көтеләчәк. Игезәкләрне барлык өлкәләрдә дә мөһим үзгәрешләр көтә. Яңа һөнәр үзләштерү, эш урынын алыштыру, уку башлау, яисә квалификацияне күтәрү, яңа проектларны тормышка ашыру ихтимал, ди астрологлар. Бик күпләрнең тормышында үзгәрешләр көтелә: яшәү урынын алыштыру, яңа вазыйфага тәгаенләнү, гаилә кору, яңа предприятие ачуыгыз мөмкин, финанс ягыннан авырлыклар көтелми. Өйдә, гаиләдә сөенечле үзгәрешләр булуы ихтимал. Ялгызлар өчен ел яңа танышу-аралашуларга бай булачак. Кыслалар өчен 2022 ел – бик уңышлы ел. Елның беренче көненнән үк эшләрегезгә тотыныгыз. Партнерлар белән мөнәсәбәтләрегезне активлаштырыгыз. Эш урыныгызны яки эштәге юнәлешегезне алыштырырга мөмкинсез. Финанс мәсьәләләре имин булачак, яңа керем урыннары килеп чыгачак. Өйдә һәм гаиләдә уңай үзгәрешләр көтелә. Ялгызлыктан арыганнар үз парларын табар, Яңа елда яңа танышулар көтелә. Куелган максатларына ирешер өчен Арысланнарга барлык көчләрен, үҗәтлекләрен күрсәтергә туры киләчәк. Елның беренче яртысында уңай үзгәрешләр, яңа перспективаларга юл ачылырга мөмкин. Март-апрель айларында танышларыгыз арасында, сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер, ышанычлы партнерлар янәшәгездә булачак. Җәй айларында Арсыланнарга сәламәтлекләре турында хәстәрлек күрергә кирәгәчәк. Шәхси тормышта үзгәрешләр көтелә. Кызлар өчен елның беренче яртысы яңа эшләр, сәфәрләр һәм эш урынын алыштырып, яңасына күчә торган вакыт. Романтик мөнәсәбәтләр өчен уңайлы чор. Хезмәттәшләрегез, эшчеләрегез, партнерлар белән мөнәсәбәтләрдә дистанция сакларга кирәк. Хәлләрнең, эшләрнең тотрыксыз булуы планнарга, карьерага һәм бизнеска йогынты ясавы мөмкин. Иң мөһим эшләрне июль аена күчерү хәерлерәк булыр. Август айларында отпуск алып, сәламәтлегегезне хәстәрләү кирәк, дип табыла. Көз айларында финанс мәсьәләләрдә һәм партнерлар белән мөнәсәбәтләрдә уңай үзгәрешләр булачак. Үлчәүләр өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак. Тик бу гыйнвар-март айларында үз-үзегезне ничек күрсәтүегездән торачак. Февраль айларында үз фикерегезне һәм тормышка карашыгызның дөреслеген дәлилләргә туры киләчәк. Май айларында игътибарыгызны якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләргә һәм сәламәтлегегезгә бүлергә кирәгәчәк. Күченүләрне, сәфәрләрне, җитди карарларны август аена калдырмагыз. Ялны көз айларына планлаштырырга кирәк. Ел азагы матди хәлегезне яхшыртуга иң уңайлы чор булачак. Чаяннарга эштә дә, мөнәсәбәтләрдә дә яңа юл сайларга туры килер. Йолдызлар сезгә иҗатта, социумда танылырга мөмкинлек бирә. Акча мәсьәләсендә ел бик уңышлы түгел, шуның өчен дә бурычка бирүдән сакланыгыз, бу сезне бөтенләй акчасыз калудан саклаячак. Шәхси тормыш өчен елның беренче яртысы иң уңышлысы булачак. Елның икенче яртысында игътибарны күбрәк балаларыгызга юнәлтегез. Аларның бик җитди проблемалары булырга мөмкин, шуларны кичектерергә барлык тырышлыкларыгызны салыгыз. Укчылар өчен киләсе ел бизнесны шактый яхшыртырга, һөнәри баскычтан күтәрелергә, финанс һәм матди хәлләрегезне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Март, май, сентябрь һәм ноябрь айларында кыенлыклар килеп чыгуы ихтимал. Елның икенче яртысында яшәү урынын алыштыру, чит илгә сәфәрләр, гаилә статусыгызның яхшы якка үзгәреше көтеләчәк. Сәламәтлегегезнең ныклыгы төрле проблемаларны уңышлы хәл итәргә булышлык итәчәк. Көҗәмөгез. Планлаштырылган эшләр өчен ел уңышлы булачак. Моның өчен сезгә белемнәрегезне тулыландырырга, яңа идеяләр уйлап чыгарырга, элемтәләрне киңәйтергә кирәк була. Яз һәм җәй айларында яңа мөнәсәбәтләр барлыкка килүе ихтимал. Май һәм август айлары мәхәббәт эшләрендә аеруча уңышлы чор булып торачак. Сәламәтлекне август айларында хәстәрләргә кирәк. Карьера башлар өчен октябрь, ноябрь айларын сайлавыгыз отышлырак булыр. Хезмәттәшләр, начальниклар, партнерлар, идарә итүчеләр белән конфликтлардан сак булсагыз, бизнесыгызны киңәйтергә, яхшы эш урыны яуларга мөмкинсез. Сукоярлар Юбарыс елында дусларының ярдәменә ныклап исәп тота алалар. Эшегездә уңышлар, гаиләгездә тынычлык һәм татулык булачак. Елның беренче яртысында керемнәрегезне арттырырга мөмкинлек булачак, ә менә икенче яртысында финансларны һәм мөлкәтне контрольдә тотыгыз. Җәй һәм көз айларында йортыгызны үзгәртергә, яки ремонт ясарга әйбәт чор булачак. Сәламәтлегегез күп игътибар таләп итәчәк. Якыннарыгыз белән әйбәт мөнәсәбәттә булачаксыз. Кайберәүләр дәртле мәхәббәт кичерәчәк, гаилә кору очрагы да күренә, дип фаразлый астрологлар. Балыкларга киләсе елда күп планнарын һәм идеяләрен тормышка ашырыр өчен яхшы мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Юпитерның Балык билгесендә булуы, үзегезне күрсәтергә һәм алгатаба үсеш өчен зур мөмкинлекләр ача. Эшчәнлекнең яңа юнәлеше белән шөгыльләнү мөмкинлеге, яңа иҗади планнар барлыкка киләчәк. Финанс мәсьәләсе бераз кискенрәк була. Ял итәргә, йокларга вакытыгызны кызганмагыз, сәламәтлегегезне саклагыз.

Автор:Индира Латыпова