Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 гыйнвар , 21:30

Балалар өчен Яңа ел тамашасы

Үзәк Чыршы янында бүген, 3 гыйнварда, Балалар иҗат үзәге коллективы гаҗәеп матур "Кыш бабай могҗизасы" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы оештырды.

Балалар өчен Яңа ел тамашасы

Үзәк Чыршы янында бүген, 3 гыйнварда, Балалар иҗат үзәге коллективы гаҗәеп матур "Кыш бабай могҗизасы" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы оештырды. Кышкы кичнең сихри гүзәллегенә, тамашага килүчеләрнең күплегенә дә хәйраннар калырлык иде. Күңелле һәм гыйбрәтле музыкаль яңа ел тамашасы Яңа Ел бәйрәменә тагын да күбрәк могҗиза өстәп, балалар өчен генә түгел, ә зурларга да үтә дә кызыклы булды. Төсле ачык төстәге костюмнар, сюжет һәм декорацияләр белән эшләнгән җырлы-биюле тамаша һәммәсен дә үзенә җәлеп итте һәм шатлыклы бәйрәм кәефе бүләк итте.

Автор:Илсөяр Гайсина