Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 гыйнвар , 11:00

Ышануың көчле булса, теләкләр чынга аша!

Түбәнрәк сыйныфларда укыганда Кыш Бабай башлангыч классларның Яңа ел иртәлегенә килә иде дә, шигырьләр сөйләтеп, җырлатып, укуда уңышлар бармы, чирекне нинди билгеләр белән тәмамлыйсыз дип 1-2 кәнфит белән печенье бирә иде дә, үзе дә безнең белән бергә кушылып җырлап-биеп, таягы белән дөбердәп, башка балалар янына ашыгам, дип чыгып та китә иде.

Ышануың көчле булса, теләкләр чынга аша!

Түбәнрәк сыйныфларда укыганда Кыш Бабай башлангыч классларның Яңа ел иртәлегенә килә иде дә, шигырьләр сөйләтеп, җырлатып, укуда уңышлар бармы, чирекне нинди билгеләр белән тәмамлыйсыз дип 1-2 кәнфит белән печенье бирә иде дә, үзе дә безнең белән бергә кушылып җырлап-биеп, таягы белән дөбердәп, башка балалар янына ашыгам, дип чыгып та китә иде. Хәтеремдә, башлангыч сыйныфлардагы Яңа ел иртәлекләренең берсендә әнием чирләп, дәваханәдә калды. 2-3 көннән бәйрәм. Кәеф юк, җырлыйсы да, биисе дә килми. Хәтта шигыремне дә сөйләмәскә әзерләнеп барган идем, тик кәнфиткә алданыптырмы, сөйләргә булдым инде. Бәйрәм башланды. Түгәрәккә басып, җырлыйбыз, “Чайка моя” ны биибез. Һәр сыйныф балалары Кыш Бабай белән аның оныгы Карсылуга музыкаль бүләк әзерләгән – берсеннән-берсе үзенчәлекле чыгышлар. Кайсы классның кайсы якка осталыгы ныграк икәнен шуннан күрәсең инде . Бер заман Кыш бабай мине янына чакыра: “ Кая әле, кил әле минем кырыма якынрак”, – ди. Бардым. Беренчедән, үзем куркам, икенчедән, Кыш Бабай болай гына чакырмас, димен. Шүрләтә дә бераз. Миңа Индира исемле кызны табып китер әле, аңа дип әзерләнгән бүләгем бар, ди. Ниләр ишетәм мин?! Кыш Бабай ҮЗЕ миңа бүләк әзерләгән һәм шәхсән миңа үзе тапшыра! Ничә секунд эчендә әйтеп аңлаталмас хисләр кичердем мин! Шатлыгым, сөенечем эчемә сыймый. Кыш Бабайны кочаклап алырдай булдым! “Мин –Индира” ,– димен. Ялтыравык матур рәсемле бәләкәй генә капчыкка (элек бәләкәй пакетлар була торган иде) хуш исле алма, мандарин, әфлисун, төрле-төрле кәнфитләр салган бүләген шәхсән миңа тапшырды. Ул сәгатьләрдә миннән дә бәхетлерәк, могҗиза белән турыдан-туры очрашып, аның шаһиты булган кеше булмагандыр! Шул көннән алып Кыш Бабайга мин чын-чынлап ныклы ышана башладым. Ышанмаслык та түгел бит! Мин әни дә өйдә булсын, дәваханәдән кайтсын иде, дип сорап – теләнеп йөргәндә ишектән әни килеп керде. Артыннан ук пакетлар күтәреп әти кайтып керделәр! Ул сикерәм, шатлыгымнан әнине кочаклап елыйм! Кыш бабайның мине чакырып китереп бүләк бирүен сөйлим. Хәбәрләр, яңалыклар күп җыелган әнигә. Тизрәк сөйләп бетерергә ашыгам! Тора-бара чират пакетлардагы әйберләрне бушатуга җитте. Тәм-томның, кәнфитләрнең күплеге – һәркайсыбызга бүләкләр дә бар! Ни күрим – пакетка салынган ал колаклы, ак түшле һәм тәпиле, сары камзуллы йомшак уенчык куян! Балаларның шатлыгыннан ни кыланырга белмәгән чаклары була бит!? Менә мин дә ул вакытта шундый халәттә идем. Сөенечтән кайсына рәхмәтемне әйтергә белмәгән чакларым! Шул көннән ул минем беренче һәм әлеге көндә дә яраткан уенчыгыма әверелде(улым да аны бик ярата иде). Җыелышып, сөенешеп тәмләп чәйләр эчеп, эшкә тотындык. Күмәкләшеп өстәл янына тезелеп утырып, пилмән керештек. Безнең гаиләдә күркәм бер традиция иде ул: әни камыр җәеп, әти кисеп, без пилмән әвәли идек. Кайвакыт кызык итеп ит урынына камыр гына тутырган чаклар да була иде. 31 декабрь көне җитте. Сәгать 12 якынлаша. Табын артына җыелып, ил Башлыгының котлавын тыңлаганны хәтерләмим. Йоклаганмындыр инде. Иртән йокыдан торып, юынып, чәйләр эчеп бүлмәгә керсәм! Ни күрәм мин?! Бүлмәнең форточкасында тагын бер бүләк! Капчык эченә мандарин, мин яраткан кәнфит һәм тырнак игәве иде. Мин ул әйбергә күптәннән кызыша идем: бәләкәй булсак та, безнең класстагы кызларның күбесендә ул бар иде инде. Тормышка ашкан тагын бер теләгем шул булды. Еллар үтте. Мин дә үсеп җиттем. Уйлый-уйлый, бу могҗизаларның кайдан килеп чыгуын һәм боларны кемнәрнең оештыруын чамалый башладым. Барыбер Кыш Бабайның барлыгына, аның бүләкләре була икәнлегенә ышанычымны югалтмадым. 6-7 классларга җиткәндә, әти белән әни миңа, Кыш Бабай бүләге дип, күбәләкле алтын алка бүләк иттеләр. Әлеге көндә мин аны бижутерияләр белән чиратлаштырып тагып йөрим. Мин үзем дә әни булдым. Яңа елны улым белән бергә Кыш Бабайга хат язарга көтә идем. Улымның язылган хаты бүген дә саклана әле. Нәрсәләр сорап язган булгандыр, язуы аңлашылмый. Ул сораган бүләкләрне Кыш Бабай тапшыргандырмы инде – хәтерләмим. Чыршы төбенә күчтәнәчләрне мәгәр биик мулдан калдырган иде. Күңелләрдә могҗизага ышаныч йөртсәң генә ул тормышка аша башлый торгандыр. Хөрмәтле, кадерле вә гыйззәтле милләттәшләр! Яңа ел сезнең күңелләрегездә бары тик яңадан-яңа ышанычлар тудырсын. Гаиләләрегездә иминлек, шатлык-сөенечләр, бәхет-куанычлар хакимлек итсен! Балаларыгызга исәнлек, озын гомер, сәламәтлек, укуларында, тормышларында бары тик уңышлар насыйп булсын!

Автор:Индира Латыпова