Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 гыйнвар , 16:00

Егетләр һәм кызлар электрон коралдан ату осталыгын күрсәтте

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия спорт хәрәкәте кысаларында электрон коралдан ату нормативларын үтәү каралган.

Егетләр һәм кызлар электрон коралдан ату осталыгын күрсәтте

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия спорт хәрәкәте кысаларында электрон коралдан ату нормативларын үтәү каралган. Бүген, 4 гыйнвар көнне, электрон коралдан ату буенча район Яңа ел турнирының икенче көне дәвам итте. Яңа Балтач, Тайняш, Юмаш, Чакмагыш гимназиясе, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 40тан артык турнирда катнашучы электрон коралдан атуда үзләрен сынарга килде. Бер караганда электрон тир гади генә. Автомат махсус электрүткәргеч шнурлар белән компьютерга тоташтырылган. Атучы каршы якка куелган монитордагы мишеньгә төзәп ата. Мишеньгә төгәл тидерү өчен яхшы күз күреме дә, төгәллек тә, игътибарлы булу да таләп ителә. Ярышларда кызлар да, егетләрдән бер дә калышмыйча, ату осталыгын күрсәтте.

Автор:Илсөяр Гайсина